Заман сулышы

17 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 17 гыйнвар 2016 - 16:22
    Биектау районы өчен гимн эзлиләр
    Биектау районы муниципаль берәмлекнең гимнын язуга конкурс игълан иткән. Бәйге җиңүчесенә 30 мең күләмендәге премия түләнәчәк. Проектны профессиональ дәрәҗәдә башкарырга кирәк. Гимн тексты ике куплеттан һәм кушымтадан торырга тиеш. Конкурс өч этапта узачак 2015 елның 28 декабреннән 2016 елның 15 февраленә кадәр гаризалар кабул ителә. Аларны 28 февральгә кадәр караячаклар....
    513
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2016 - 15:14
    Сыйланабыз: тәмле «ханым»
    Кирәк: 1 кг фарш; 1 кг бәрәңге; 1 кг суган; 4 помидор; тоз-борыч; атланмай. Камыр басу өчен 2 йомырка, 150 г кайнаган салкын су, бер чеметем тоз. Бизәү өчен порей суганы, петрушка. Эш барышы: Суганның яртысын вак кына турап, фаршка кушабыз. Суган күбрәк булган саен, «ханым»ыбыз тәмлерәк була. Бәрәңгене юка...
    417
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2016 - 12:51
    Акча үзләштереп качкан инкассатор турында яңа хәбәр
    Бу хәл Казанда шушы көннәрдә була. Терминаллардан акча җыеп хезмәткәр акча белән бергә юкка чыга. 4 млн-нан артыграк акча үзләштереп качкан 1982 елгы ирне хәзер полиция эзли. Чыганак:http://www.tatar-inform.ru/news/2016/01/17/487723/
    420
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2016 - 12:32
    Чаллыда йөрәгенә пычак кадалган ир мәетенә тап булганнар
    Беренчел мәгълүматларга караганда, аңа 40 яшь,исеме Александр. Аның йөрәк турысына пычак кадалган гәүдәсен 16 гыйнварда иртән табып алалар. Хәзер сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Чыганак: http://sntat.ru/kriminal/35151-v-avtograde-obnaruzhili-trup-chelnintsa-s-nozhom-v-serdtse
    486
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2016 - 12:11
    Арчада 80 яшь тулса, бер көн ял бирәләр
    Әниеңә яки әтиеңә 80 яшь тулса, Арча район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы әгъзаларына квартал саен бер ял көне бирәләр икән. Профсоюз оешмасы әнә шулай кеше мәнфәгатьләрен якларлык булсын икән ул, дип яза "Арча хәбәрләре"сайты.
    442
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2016 - 08:31
    Татарстанда инкассатор акча белән юкка чыккан
    Татарстанда инкассатор акча белән юкка чыккан Якынча мәгълүматларга караганда, шәхси фирма хезмәткәрләре билгеле азык-төлек кибетләре буйлап тупланган акча җыеп йөргән. Казанның Комаров урамында акча җыючының берсе машинада калган, икенчесе җыелган акчаны алып чыгарга дип кибеткә кереп киткән һәм юкка чыккан. Күпме акча юкка чыкканлыгы әлегә билгеле түгел, тикшерү бара. Акча...
    397
    0
    0
Реклама