Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сыйланабыз: тәмле «ханым»

Кирәк: 1 кг фарш; 1 кг бәрәңге; 1 кг суган; 4 помидор; тоз-борыч; атланмай. Камыр басу өчен 2 йомырка, 150 г кайнаган салкын су, бер чеметем тоз. Бизәү өчен порей суганы, петрушка. Эш барышы: Суганның яртысын вак кына турап, фаршка кушабыз. Суган күбрәк булган саен, «ханым»ыбыз тәмлерәк була. Бәрәңгене юка...

Кирәк:
1 кг фарш;
1 кг бәрәңге;
1 кг суган;
4 помидор;
тоз-борыч;
атланмай.
Камыр басу өчен 2 йомырка, 150 г кайнаган салкын су, бер чеметем тоз.
Бизәү өчен порей суганы, петрушка.

Эш барышы:
Суганның яртысын вак кына турап, фаршка кушабыз. Суган күбрәк булган саен, «ханым»ыбыз тәмлерәк була.
Бәрәңгене юка итеп саламлап турыйбыз һәм ит белән кушып болгатабыз. Әгәр ит майсызрак икән, сусыл булсын өчен аз гына кайнаган су кушабыз.
Токмачныкыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Аны дүрт тигез кисәккә бүләбез. Һәр кисәкне юка итеп җәябез.
Шушы җәемгә бик калын итмичә генә итле бәрәңгене түшибез.
Камырны рулет сыман төрәбез. Мантый казанының тәлинкәләрен майлап, төргәкләребезне урнаштырабыз. 45 минуттан соң «Ханым»ыбыз әзер.
Ул пешкән арада тәмле соус әзерлик. Ярымбоҗралап туралган суганны атланмайда кыздырып алабыз, бераздан ваклап туралган помидорларны өстибез. Табага ябышмасын өчен әледән-әле болгаткалап торабыз. 5-10 минуттан ул әзер була.
«Ханым»нарны табынга телемләп турап, өстенә теге тәмле соусны салып чыгарабыз. Петрушка яфраклары, боҗралап туралган порей суганы белән бизибез.

http://www.aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined