Заман сулышы

22 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 22 гыйнвар 2016 - 17:48
    "Лениногорск йолдыз" ларын карарга килегез
    Ул 24 гыйнварда Мәдәният сараенда узачак. 14.00 сәгатьтә башлана. Билетлар Мәдәният сарае кассасында.
    642
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 17:17
    Бер егет 12нче каттан егылып төшеп үлгән
    Бу хәл бүген Казанда була. 22 яшьлек егет 12 каттагы балконнан егылып төшә, шунда яшәүчеләр аны танымаган. Полицийскийлар аның кесәсеннән паспорт һәм телефон табып ала. Аннан туганнарының номерын табып шалтыраталар, егет Лаеш районыннан булып чыга. Полицийскийлар сүзенә караганда, ул психиатрда исәптә торган, дип хәбәр итә ЭФИР 24. Чыганак:http://www.efir24.tv/all-news/i
    426
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 16:54
    Лениногорскилылар, сак булыгыз
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе 22се кич белән һәм 23 гыйнварда республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Урыны белән көчле кар явачак, буран көтелә, юлларда кар көртләре булачак. Юлга чыгучылар, сак булыгыз
    503
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 11:49
    Лениногорск ЗАГС бүлеге начальнигына Рәхмәт хаты тапшырылды
    Казанда республика ЗАГС идарәсенең коллегия утырышы узды. Анда ведомствоның 2015 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, быел үтисе бурычлар турында әйтелде, дип хәбәр итә Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте. Анда безнең ЗАГС начальнигы Елена Миннегаләмова да катнашып, аңа республика Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
    454
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 10:47
    Күрше районда дүрт кеше газ белән агуланган, берсе үлгән
    Әлмәт районы Нагорное авылында бүген төнлә дүрт кеше газ белән агуланган. 72 яшьлек пенсионер исле газ белән агуланудан үлгән, 40 һәм 41 яшьлек хатын-кызларны һәм биш яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Фаразларга караганда, фаҗига төтен юллыгының төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Тикшерү бара. Чыганак:http://almet-rt.ru/tt/component/k2/item/13000-%D3%99lm%D3%99t-rayonyinda-d%D2%AFrt-keshe-gaz-bel%D3%99n-agulangan-berse-%D2%AFlg%D3%99n.html
    635
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 09:57
    Биектау фермеры Мәскәү туристларын кабул итә
    Бүген Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры Габделәхмәт Котдусов Мәскәүдән килгән 26 туристны кабул итә. Башкала кунакларын кабул итү программасына кышкы ял төрләре кергән. Мәскәү кунаклары тәвә кошы, тавис, аккош, тавыкларның сирәк очрый торган төре һәм башка кошлар тәрбияләнә торган вольерда булачак. Шулай ук аларга кышкы балык тоту, чанада шуу, кыюракларына...
    658
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 05:37
    Ир-атларның 38 проценты пенсия яшенә җитмичә үлә
    Татарстанда туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк, диелде кичә ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында. Былтыр Татарстанда туу турында 57 мең 499 акт теркәлгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 0,4 проценка артык, ә тууның минималь бусагасы теркәлгән 1999 ел белән чагыштырганда, - 63 процентка...
    403
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2016 - 05:18
    Салават Фәтхетдинов Сарабикколда концерт куйган
    Декабрь ахырында Сарабиккол халкы яңа ел бүләге алган: җырчы Салават Фәтхетдинов төркеме белән килеп, концерт куйган. Әнә шундый күчтәнәч әзерләгәннәр аларга. Концерт 2 сәгать дәвамында барган. Анда сарабикколлылардан тыш, күрше-тирә авыллардан, хәтта Лениногорскидан да килгәннәр. Тамашачының барысына да урын җитмәгән, әлбәттә, басып караганнар. Түзәргә була инде, аның каравы, бушка. Концерттан...
    445
    0
    0
Реклама