Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир-атларның 38 проценты пенсия яшенә җитмичә үлә

Татарстанда туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк, диелде кичә ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында. Былтыр Татарстанда туу турында 57 мең 499 акт теркәлгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 0,4 проценка артык, ә тууның минималь бусагасы теркәлгән 1999 ел белән чагыштырганда, - 63 процентка...

Татарстанда туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк, диелде кичә ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында.
Былтыр Татарстанда туу турында 57 мең 499 акт теркәлгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 0,4 проценка артык, ә тууның минималь бусагасы теркәлгән 1999 ел белән чагыштырганда, - 63 процентка диярлек. 2007 ел белән чагыштырганда, икенче булып туган балалар саны 78 процентка арткан, өченчеләрнеке - 106 процентка. Шул ук вакытта соңгы 3 елда беренче булып туган балалар саны кимегән.
Узган республикада үлгән ир-атларның 38 проценты 60 яшькә дә җитмәгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС мәгълүматлары