Заман сулышы

29 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 29 гыйнвар 2016 - 12:42
    Чаллыда ун кеше "дуңгыз гриппы" йоктырган: бездә әлегә юк, дип баралар
    Чаллы шәһәре йогышлы авырулар хастаханәсеннән әлеге авыру турында даими мәгълүмат биреп барыла. Тагын 4 кешегә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган. Авыручыларның иң кечкенәсе - бер яшьлек бала. Ул шәһәрнең Зяб бистәсеннән китерелгән. Иң соңыннан хастаханәгә эләккән "дуңгыз гриппы" йоктыручылар арасында 15 яшьлек кыз бала, 20 һәм 33 яшьлек ике хатын-кыз да...
    811
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2016 - 12:38
    Түбән Чыршылы апа-әбиләре чиккән сөлгеләр белән горурлана ала
    Түбән Чыршылы китапханәсе каршында даими эшләп килүче "Аулак өй" клубының чираттагы утырыш-кичәсе дә, инде сандыкларда гына сакланып калган, суккан-чиккән сөлгеләргә багышланган иде. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә уздырылган бу кичә "Чиккән сөлге-әниләрнең төсе" дигән атама белән уздырылды. Матур итеп бизәлгән залда үткән гасырлардан калган сөлгеләр күргәзмәсе куелган иде. Клуб...
    529
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2016 - 12:23
    "Лениногорскнефть" идарәсендә яңа профсоюз комитеты рәисе
    Профсоюзларның отчет-сайлау җыелышында билгеле булды ул. Дистә елдан артык идарәнең профсоюз комитетын җитәкләгән Миншакир Нуриев лаеклы ялга китүен хәбәр итеп, үзен әлеге вазифадан азат итүләрен сорады. Әлеге урынга, профсоюз әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәсендә, идарәнең производствоны тәэмин итү участогы начальнигы Марат Кашапов билгеләнде.
    541
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2016 - 10:29
    Лениногорскида пенсия хезмәткәре булып өйдән-өйгә йөрүчеләр бар, сак булыгыз
    Алар без пенсия фондыннан дип,таныштыралар, ә үзләре мошенниклар, яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды хезмәткәрләре. Кайбер ышанучан кешеләр аларга үзләре турында мәгълүмат бирә - СНИЛС, паспортларын күрсәтә, хәтта нинидидер документларга кул куйган очраклар бар. Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе үзләренең өйдән-өйгә йөрмәве турында хәбәр итә, төрле сораулар буенча халык бары тик...
    761
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2016 - 08:02
    Лениногорскиның иң яхшы укытучылары билгеле булды (исемлек)
    Ел укытучысы муниципаль бәйгесендә шәһәрдәге барлык мәктәп һәм Шөгер, Тимәш, Подлесный, Зеленая Роща, Урмышлы, Иске Иштирәк, Иске Писмән, Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы мәктәбе укытучылары катнашкан. Менә җиңүчеләр: I урында- Зарубежнова Л.Д., 5 нче мәктәпнең биология укытучысы; II урында - Байкарова О.Ю., Тимәш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучысы; III урында - Шагапова Е.У.,...
    1809
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2016 - 06:19
    Лениногорскилыга атказанган исем бирелде
    "Лениногорскнефть" идарәсенең торак-коммуналь цехы начальнигы Изаил Габдрахмановка "Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта идарәнең йомгаклау конференциясендә билгеле булды һәм Изаил Наилевичка Хөкүмәт бүләген район башлыгы Рәгать Хөсәенов тапшырды.
    702
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2016 - 05:15
    Янгында биш баласы һәм хатыны янып үлгән ирнең хәле бераз яхшырган
    Иске Куакта янгында зыян күргән иргә берничә операция ясалган һәм хәле шактый яхшырган, табиблар аның хәлен хәзер уртача дәрәҗәдәге авырлыкта, дип бәяли. Элек ул бик авыр хәлдә булган. Чыганак:http://sntat.ru
    522
    0
    0
Реклама