Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы апа-әбиләре чиккән сөлгеләр белән горурлана ала

Түбән Чыршылы китапханәсе каршында даими эшләп килүче "Аулак өй" клубының чираттагы утырыш-кичәсе дә, инде сандыкларда гына сакланып калган, суккан-чиккән сөлгеләргә багышланган иде. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә уздырылган бу кичә "Чиккән сөлге-әниләрнең төсе" дигән атама белән уздырылды. Матур итеп бизәлгән залда үткән гасырлардан калган сөлгеләр күргәзмәсе куелган иде. Клуб...

Түбән Чыршылы китапханәсе каршында даими эшләп килүче "Аулак өй" клубының чираттагы утырыш-кичәсе дә, инде сандыкларда гына сакланып калган, суккан-чиккән сөлгеләргә багышланган иде.
Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә уздырылган бу кичә "Чиккән сөлге-әниләрнең төсе" дигән атама белән уздырылды. Матур итеп бизәлгән залда үткән гасырлардан калган сөлгеләр күргәзмәсе куелган иде. Клуб әгъзалары китапханә каршындагы Туган якны өйрәнү бүлмәсендәге сөлге үрнәкләре белән дә танышып үттеләр. Апаларыбызның моңлы җырлары, дәртле биюләре, шигырь- чыгышлары һәрберебезнең күңеленә шифа булдылар. Үзләренең яшьлек елларын хәтерләрендә яңартып, ничек итеп кич утыруларын, сукыр лампа яктысында сөлге- кульяулыклар чигүләрен, үзләренә бирнәлек әзерләгәннәрен җылы хисләр белән искә алдылар. Уеннар соңында табышмаклар әйтешеп, зирәклектә көч сынаштылар.
Апа-әбиләребез күңел күтәренкелеге белән, күчтәнәчләр белән чәй эчеп, үзләренең рәхмәтләрен белдереп, яңа очрашулар теләп өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев