Заман сулышы

10 май 2016 яңалыклары

  • 10 май 2016 - 13:10
    Йөз яшьлекләр
    Бүген Татарстанда 100 яшеннән узган 187 кеше санала икән. Хатын-кызлардан иң өлкән Кадерниса әби Шәфигуллина Әлмәттә яши. Аңа быел 110 яшь тулачак. Ә иң өлкән ир-ат Яшел Үзән районында гомер итә. Ул августта 107 яшен тутырачак. http://shahrikazan.com/
    628
    0
    0
  • 10 май 2016 - 12:34
    Чаллыда 29 яшьлек ир исән килеш күмелгән(ФОТО)
    Фаҗига 9 май көнне була. Чаллы шәһәренең К.Маркс урамында барган юл төзекләндерү эшләре вакытында җир убыла. 29 яшьлек ир җир астына төшеп китә һәм аның өстенә балчык ишелә. Коткаручылар килеп, ирне казып чыгарганда ул инде җан биргән була. http://intertat.ru/
    420
    0
    0
  • 10 май 2016 - 11:30
    "Үлемсез полк" акциясендә 107 меңнән артык татарстанлы катнашкан
    Татарстанда 9 майда узган "Үлемсез полк" акциясендә 107 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик, Казанда акциягә 45 мең чамасы кеше кушылды. Тантаналы йөреш шигъри митинг һәм 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды. http://tat.tatar-inform.ru/
    481
    0
    0
  • 10 май 2016 - 11:24
    Лениногорск көрәшчеләре сынатмады
    3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре Түбән Камада грек-рим көрәше буенча узган Татарстан Беренчелегендә һәм ачык турнирда нәтиҗәле чыгыш ясап кайтты. Татарстан Беренчелегендә җиңүче булып Степан Таратынов танылды, өченче урында Илдар Дәүләтов. Турнир җиңүчеләре рәтендә дә безнең егетләребез бар: Константин Пикалев, Айдар Низамов, Айрат Вәлиуллин. Икенче урынны Абдулла Казыханов белән Руслан Моисеев...
    617
    0
    0
  • 10 май 2016 - 11:07
    "Үлемсез полк" акциясендә 45 меңгә якын кеше катнашты
    Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар...
    595
    0
    0
  • 10 май 2016 - 10:44
    Коточкыч хәл! Мунчада 9 кеше янып үлгән
    Фаҗига 9 май төнендә була. Үлүчеләрнең 5се балалар булган. Әлеге хәл Свердлов өлкәсенең Сугой Лог шәһәрендә була. Йорт янындагы мунчада чыккан янгында тугыз кеше һәлак була. Шуларның 5се - балалар. Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана. Бер ир исән калган. Ул ут эченнән тәрәзә...
    484
    0
    0
  • 10 май 2016 - 10:16
    Лениногорскида олыларны компьютерга өйрәтәләр (фотолар)
    Моңа кадәр кабыза да белмәгәннәр, хәзер исә коммуналь түләүләрне интернет аша башкарырга "батырчылык" итүчеләре дә бар. Сүзем компьютер белеменә өйрәнгән өлкән яшьтәге апа-абыйлар турында. Күптән түгел Балалар иҗат йортында өлкәннәр өчен оештырылган компьютер курсларының ябылу тантанасы булып узды. Укулар "Союз пенсионеров России" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе һәм Пенсия фондының Лениногорск...
    509
    0
    0
  • 10 май 2016 - 10:00
    Җиңү көнендә лениногорскилылар музейда булды (фотолар)
    9 май көнне Туган якны өйрәнү музеенда "Ачык ишекләр" көне үтте. Хәтер залын ул көнне 500 кеше килеп карап киткән. Кайбер гаиләләр өчен ул традициягә әйләнде, дип билгеләп үтә музей хезмәткәрләре.
    488
    0
    0
  • 10 май 2016 - 07:54
    Татарстанда яңа татар фильмы төшереләчәк
    Быел Татарстанда Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу исә «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Узган ел, әлеге программа нигезендә, Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча татар телендә «Ак чәчәкләр» телевизион фильмы төшерелгән иде. http://matbugat.ru
    512
    0
    0
  • 10 май 2016 - 07:01
    Таксистлар газ двигателен хуплый
    Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә. Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юрибик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу...
    509
    0
    0
  • 10 май 2016 - 06:20
    Селфи ясаган вакытта үлгән
    Шушы көннәрдә 16 яшьлек егет тимер юл вокзалының югары вольтлы электрүткәргеч янында селфи ясарга теләп харап булган. Фотога төшкәндә аның тимер селфи таягы ялгыш чыбыкларга эләгә һәм аны ток суга. Хәзер һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли. Фотога төшәм дип тормышыгызны куркыныч астына куймавыгызны сорыйбыз. http://intertat.ru
    427
    0
    0
  • 10 май 2016 - 06:08
    Лилия Муллагалиева кабат әни булган
    Лилия Муллагалиеваның гаиләсендә шатлыклы хәбәр - җырчы малай тапкан! Баланың авырлыгы 4 кг. Лилия олы улы Данил, кызы Ильвина янына өченчегә тагын бер малай алып кайтты. Бала тудыру йортыннан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, баланың да, Лилиянең дә хәлләре яхшы. http://matbugat.ru
    602
    0
    0
  • 10 май 2016 - 05:42
    Путин дөньяда иң танылган ирләрнең берсе
    Владимир Путин дөньяның иң популяр ирләре арасында алтынчы урында тора. Узган ел ул 11нче урында гына иде. Беренче урында "Microsoft"ка нигез салучы - Билл Гейтс, аннары АКШ президенты Барак Обама, өченче урында Кытай җитәкчесе - Си Цзиньпин. Джеки Чан дүртенче, бишенче урында танылган физик Стивен Хокинг. http://shahrikazan.com
    461
    0
    0
  • 10 май 2016 - 05:26
    Лениногорскида җылы һәм болытлы һава шартлары саклана
    Урыны белән яшенле яңгыр, җилнең көчәюе көтелә Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яшенле яңгыр, җилнең көчәюе көтелә. Төнлә температура 6-13 градус җылы тәшкил итәчәк. Көндез 17-22 градуска кадәр җылытачак. Бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгышында җылы булачак. 11 май төнендә республикада болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы...
    559
    0
    0
Реклама