Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида олыларны компьютерга өйрәтәләр (фотолар)

Моңа кадәр кабыза да белмәгәннәр, хәзер исә коммуналь түләүләрне интернет аша башкарырга "батырчылык" итүчеләре дә бар. Сүзем компьютер белеменә өйрәнгән өлкән яшьтәге апа-абыйлар турында. Күптән түгел Балалар иҗат йортында өлкәннәр өчен оештырылган компьютер курсларының ябылу тантанасы булып узды. Укулар "Союз пенсионеров России" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе һәм Пенсия фондының Лениногорск...

Моңа кадәр кабыза да белмәгәннәр, хәзер исә коммуналь түләүләрне интернет аша башкарырга "батырчылык" итүчеләре дә бар. Сүзем компьютер белеменә өйрәнгән өлкән яшьтәге апа-абыйлар турында.

Күптән түгел Балалар иҗат йортында өлкәннәр өчен оештырылган компьютер курсларының ябылу тантанасы булып узды. Укулар "Союз пенсионеров России" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе һәм Пенсия фондының Лениногорск идарәсе тарафыннан оештырылган. Утыз алты сәгатьлек программа нигезендә, аларны замана техникасы серләренә информатика укытучысы Надежда Афанасьева өйрәткән.

Әлеге курслар пенсионерларда зур кызыксыну уяткан һәм компьютер өйрәнергә унҗиде лениногорскилы (өч ир-ат һәм ундүрт хатын-кыз) теләк белдергән. Шулар арасыннан иң олысына җитмеш тугыз яшь. Ул - шәһәребезнең иң актив кешесе, 5нче мәктәптә физкультура укыткан Виктор Кудашев.

- Мин аз гына компьютерны чамалый идем, ә биредә папкалар, хәтта аерым программаларда эшләргә өйрәндем. Бик файдалы булды. Уку барышында яңа кешеләр белән таныштым. Социаль челтәрләрне дә ярыйсы гына үзләштердем, - ди ул.

Ә менә гомер буе сатучы булып эшләгән илле алты яшьлек Рәисә Самарканова әлегә кадәр компьютерны сүндерә дә, кабыза да белмәгән. Уку барышында компьютер турында белешмә алган, интернет челтәре, электрон почта белән эшләргә өйрәнгән. Шулай ук "Одноклассник", "В контакте"ны үзләштергән һәм интернет челтәре аша коммуналь хезмәтләрне түләү серләренә төшенгән.

- Компьютер белән якыннан танышкач, яңа дөнья ачкандай булдым. Үзем тумышым белән Үзбәкстан ягыннан. Иң сөенечлесе шул булды: бергә уйнап үскән дустым, бүгенге көндә Ташкента яшәүче Лиля Мамбетованы эзләп таптым. Шулай ук классташым Ирина Иванова белән дә язышабыз, - ди Рәисә ханым.

Илле сигез яшьлек Нина Силачеваның хезмәт юлы торбалар тикшерү белән бәйле булган. Әлегә кадәр компьютер белән кызыксынмаган да, вакыты да җитмәгән.
Курслар турында ишеткәч, иң беренчеләрдән булып язылган һәм рәхәтләнеп белем
алган.

- Интернет челтәрендә шулхәтле мәгълүмат күп икән. Үзе бер дөнья. Ул файдалы киңәшләр, рецептлар дисеңме?! Әлегә өйдә компьютерым юк, әмма алырга уйлап йөрим, - ди ул.

Пенсияга кадәр оператор вазифасын башкарган алтмыш ике яшьлек Валентина Гаврилова да компьтер белән "дуслашкач" тормышка башкача карый башлаган. Шундук үзенә ноутбук та сатып алган, киләчәктә аны өйрәнүен дәвам итәргә уйлый.

- Элегрәк ник өйрәнмәдем икән, -
дип аптырый ул. Өйдән торып кына коммуналь хезмәтләр өчен түләп булуын башыма да кертмәдем. Шундый җайлы, чират та торасы түгел, комиссия дә юк, - ди Валентина Гаврилова.

Илле сигез яшьлек Рәмилә Шиһапова да әлегә кадәр компьютерга куркып һәм шикләнеп караган. Ә бүген исә рәхәтләнеп интернетта үзенең яраткан җырларын тыңлый, яңалыклар карый, дуслары һәм туганнары белән аралаша.

Кемне генә алма, аларның һәркайсы да курслардан канәгать калган һәм кыска вакыт эчендә интернет аша үзләренә кирәкле теләсә нинди мәгълүмат алу мөмкинлеген ачкан.

Пенсия фондының Лениногорск идарәсе начальнигы урынбасары Руслана Хәйруллина сүзләренә караганда, өлкәннәр арасында компьютер өйрәнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара икән. Мондый курслар киләчәктә дә оештырылачак, пенсионерлар тагын шулай бушлай өйрәнә алачак, ди ул.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев