10 июнь 2016 яңалыклары
-
Тарзан белән Наташа Королева ясаган селфи фанатларның котын алган
Наташаның бизәнмәгән хәлдә ясалган фотолары соңгы арада гадәти хәлгә әверелде, аларны халыкка ире тарата... Әмма монысы бик тә шаккатыра. Хәзерге вакытта гаилә Майамида ялда. Биредә ясалган фотоны Сергей Глушко социаль челтәргә урнаштырган. Улы Архип белән Наташадан кала Сергей үзе генә фотода яхшы кыяфәттә чыккан. Ә фанатлар исә Наташаны үзен карап,...
-
Илфак Шиһапов "Муравейник"та сәүдә ноктасы ачкан. Үзе сата (ФОТО)
Илфак Шиһапов Казанның "Муравейник" сәүдә үзәгендә "Татарча" дигән павильон ачкан. Анда бары тик татарча товарлар гына сатыла: китаплар, дисклар, матбугат, намазлыклар, сувенир һ.б. Кибетне Илфак үзе һәм кызы Зәринә тота. Кичә Зәринә эшләгән булса, бүген, 10 июнь көнне, Илфак үзе сату итә. http://matbugat.ru/news/?id=15195
-
Лениногорск районы хуҗалыклары күпме сөт җитештерә
Авыл хуҗалыгы идарәсенең 10 июньгә булган мәгълүматына караганда, райондагы аграр предприятиеләр 51,4 тонна сөт җитештергән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда, 2 тоннага артык. Бер сыерга уртача 13,4 килограмм сөт туры килә. Күпләп сөт җитештерүче предприятиеләр рәтендә "Лениногорская" агрофирмасы" (биредә бер сыерга 16,9 килограмм сөт), "Сатурн-Урал" хуҗалыгы (18,3 кг)....
-
Лениногорскида #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә атказанган нефтьче Җәмил Хәйретдинов кушылды
Җәмил Фәтхетдинович - Татарстан Республикасының атказанган, "Татнефть" җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе, күп еллар "Иркеннефть" идарәсендә профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән кеше. "Заман сулышы" газетына ул Түбән Чыршылы авылында яшәүче туганы Рафига апа Хәйретдинованы яздырды. Исегезгә төшерәбез: әлге акциягә "ТАТМЕДИА" җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан старт бирелеп, республика җитәкчелеге, министрлар, шулай ук районыбыз җитәкчеләре...
-
Яшүсмер социаль челтәргә турыдан-туры трансляция ясап, бер хатынны үтергән
Социаль челтәрдә утыручылар әлеге җинаятьне карап торган һәм полициягә хәбәр иткән. Коми республикасында яшәүче яшүсмер әлеге ханым белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң, алар арасында бәхәс чыга. Ул кызган хәлдә пычак алып шешәдәшенә 50 тапкыр кадый һәм бу вакыйганы трансляцияли. Моннан тыш, үтерүче ханымның 12 яшьлек кызына яный. Җинаять урыныннан ул...
-
Чирмешән районында һәлакәттә яшь кызның гомере өзелгән (фото)
Чирмешән районындагы әлеге һәлакәт аркасында 1992 елгы кызның гомере өзелгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, "Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз, беренчел фаразлар буенча, югары тизлектә җилдергән, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм "УАЗ" машинасы белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында руль артындагы хатын-кызның урында ук гомере өзелгән. Аның куркынычсызлык каешы...
-
17 яшьлек егет армиядән кайткан танышы белән күршесен көчләгән
Әлеге җинаять Чаллыда кылынган. Зыян күргән хатын-кыз полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге коточкыч хәл турында хәбәр итүче "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, җинаять 9 июньдә хатын-кызның балигъ булмаган улы белән икесе яшәгән фатирында булган. Чүп ташларга чыккан хатын-кызны баскыч мәйданчыгында таныш булмаган егет белән сөйләшеп торучы күршеләренең улын күрә. Сөйләшә...
-
Лениногорскилылар, 3 көн ял итәбез
Россия көне уңаеннан 11, 12 һәм 13 июньдә ял итәбез. Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча 12 июнь, Россия көне, эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Быел ул көн якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Бу 5 көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләргә генә кагыла....
-
5 яшьлек кыз Винкс феясы булырга теләп үзенә ут төрткән
Әлеге фаҗига Чабаксарда булган. 5 яшьлек кыз бер сәгатькә якын зурлар күзәтүеннән башка өйдә берүзе утыра. Әбисе якындагы кибеткә ашамлыклар алырга чыккан була. Бала мультиктагы утта янмый торган Винкс феяларына охшарга теләп үзенә ут төртә. Шушы аяныч хәл нәтиҗәсендә аның 50 процент тәне пешкән. Алда әле тагын берничә операция көтә,...
-
Лениногорскилылар Россия көнен бәйрәм итәчәк. Кайда, нәрсә булачак?
12 июнь - Россия көнендә Мәдәният сарае каршында, шәһәр парк һәм скверларында күп төрле чаралар уза. 9.30-12.00 Колоннада Бәйрәм концерты, котлаулар «Играй, гармонь, душа России» конкурсы Балалар рәсемнәре конкурсы «Триколор» тасмаларын тарату 10.00-20.00 Горький исемендәге парк Аттракционнар эшли 10.00-19.00 Туган якны өйрәнү музее Ачыкишекләр көне 10.15-11.15 1нче мәктәп Футбол «Прайм-лига...
-
Бурычлылар "права" алу өчен имтиханга кертелмәскә мөмкин
Россия Юстиция министрлыгы бурычы булганнарны транспорт йөртү таныклыгы алу өчен имтиханга кертмәскә тәкъдим итә. Тәкъдим хуплау тапса, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы канунга үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Һәрхәлдә, Юстиция министрлыгы барлык төр бурычлыларны - алимент, штрафлар, салым түләмәүчеләрне имтиханга кертмәү яклы. http://intertat.ru
-
Лениногорск бакчачылары колагына. Помидор «әче бал» ярата
Моның өчен 3 литр су, 100 гр чүпрә, 0,5 стакан шикәр комы кирәк. Өч литрлы банкага су тутырабыз (хлорсыз). Чүпрәне җылы суда күпертәбез дә суга салабыз. Шикәр өстибез. Банканың өстен марля белән каплап, җылы урынга урнаштырабыз. Вакыт-вакыт аны болгатып алабыз. Бер стакан «әче бал»ны ун литр суга салып, һәр помидор...
-
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсендә зур югалту
Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Шакирова әле узган елның август аенда гына 88 яшьлек әнисе Гөлмәрьямне югалткан булса, июнь башында 93 яшьлек әтисе Мәскүрне җирләп килгән. Җырчы бер-бер артлы якын кешеләрен югалтуны авыр кичергән. - Әти-әнием хөрмәткә лаеклы кешеләр иде. 66 ел бергә гомер кичерделәр. Бишебезгә дә ныклы тәрбия бирделәр. Бик...
-
Лениногорскилылар өчен 10 июньгә Йолдызнамә
Овен: Для Овнов 10 июня это прекрасная возможность заняться общественной деятельностью, но следует опасаться проблем, связанных с нехваткой информации. Подходящим день будет и для разнообразного духовного развития, особенно если заниматься этим в коллективе единомышленников. Телец: Ваша потребность в комфорте, уюте и поддержке близких людей будет основной мотивацией к действию. Если...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 11 июнь көнне сәхәр тәмам 00: 54 сәг., авыз ачу вакыты - 20:05 сәг..