17 яшьлек егет армиядән кайткан танышы белән күршесен көчләгән
Әлеге җинаять Чаллыда кылынган. Зыян күргән хатын-кыз полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге коточкыч хәл турында хәбәр итүче "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, җинаять 9 июньдә хатын-кызның балигъ булмаган улы белән икесе яшәгән фатирында булган. Чүп ташларга чыккан хатын-кызны баскыч мәйданчыгында таныш булмаган егет белән сөйләшеп торучы күршеләренең улын күрә. Сөйләшә...
Әлеге җинаять Чаллыда кылынган. Зыян күргән хатын-кыз полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Әлеге коточкыч хәл турында хәбәр итүче "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, җинаять 9 июньдә хатын-кызның балигъ булмаган улы белән икесе яшәгән фатирында булган. Чүп ташларга чыккан хатын-кызны баскыч мәйданчыгында таныш булмаган егет белән сөйләшеп торучы күршеләренең улын күрә. Сөйләшә торгач, хатын-кыз аларны фатирына кунакка чакыра, табын әзерли һәм, әлбәттә инде, табын түренә спиртлы эчемлек тә менеп урнаша.
Әлеге очрашуның азагы гына начар тәмамлана: кунаклар - күршедә яшәүче 17 яшьлек егет һәм аның күптән түгел армиядән кайткан 20 яшьлек танышы әлеге 40 яшьлек хатын-кызны көчлиләр.
Алар икесе дә тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев