Заман сулышы

18 июнь 2016 яңалыклары

  • 18 июнь 2016 - 20:02
    Тагын ике бала суга баткан
    Кичә кичке якта коткаручыларга әлеге бәхетсезлек очрагы турында хәбәр керә. Арча районының Чиканас авылы кешесе торак пункт янындагы буада бер гәүдә күреп ала. Баткан малайны тартып чыгарганда ул аягы белән икенче бала гәүдәсенә тия. Балаларга 8 һәм 9 яшь була. http://www.almet-rt.ru
    429
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 12:57
    Лениногорскилылар "112" номерына шалтырата ала
    112 системасы - Россия территориясендә "112" номеры буенча ашыгыч оператив хезмәт чакыртуны тәэмин итүче бердәм система. Ул тормышка яки сәламәтлеккә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очракларында матди зыянны киметү, янгыннар, җәмәгать тәртибен бозу, яки бүтән төрле фаҗигаләр яки гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкка ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Ни дәрәҗәдә куркыныч...
    450
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 12:00
    БӘРӘҢГЕ ҺӘМ ЯШЬ КЫЯРДАН САЛАТ
    Җиңел ясалышлы, шулай да ит яисә балык ризыкларына бик яхшы өстәмә булырдай салат. Әзерләү өчен кирәк: 3-4 бәрәңге, 2 йомырка, 2 яшь кыяр, яшел тәмләткечләр (яшел суган, укроп), 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй калагы әче горчица. 1. Бәрәңге белән йомырканы пешереп, шакмаклап турарга. 2. Яшь кыярны уртача кисәкләргә турап,...
    462
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 10:02
    Машина багажнигына салып, суга батырган ир-атны үтерүчеләр кулга алынган
    Тикшерүчеләр фикеренчә, алар шулай итеп таныш хатыннары өчен үч алган. Минзәләнең Ык елгасында балык тотучы суга баткан машина күреп алуын, аның багажнигында үтерелгән ир-ат гәүдәсе табылуын хәбәр иткән идек. Тәртип сакчылары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта үтерүдә шикләнүчеләр кулга алынган. 59 яшьлек Минзәлә кешесен эзләүләрен сорап полициягә үтерелгән ир-атның кыз туганы...
    376
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 09:58
    Лениногорскида каен җиләге өлгергән
    Бу турыда в контактедагы битендә Урдалыда яшәүче Әлфинур апа Галимова хәбәр итә. "18.06 каен җиләге өлгергән, тик җыярга бик җиңел түгел икән", -ди. Фото да куйган.
    422
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 09:49
    Эт 30 үрдәк, ун казны юк иткән
    Мамадыш районының Иске Комазан авылында бер эт 30 үрдәк, 10 казны ашаган. Авыл халкы этнең хуҗалары Түбән Камада яши, ди. Сирәк кайтып йөриләр икән, ә этләре азык эзләргә мәҗбүр. Былтыр көз күршеләрнең куяннарына һөҗүм иткән булган, быел менә кош-кортларны буа башлаган. Полиция хезмәткәрләре этне бәйгә куярга кирәк дигән, ә хуҗаларына...
    429
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 09:44
    Лагерьда 14 яшьлек кыз үлгән
    Укучы бала лагерьда пыялага киселгән һәм аның гомере кан күп югалтудан өзелгән. Бу хәл Казахстанда була. Аня 15 июньдә отрядның калган балалары белән уйнаганда ялгыш пыялага киселә. Аны ашыгыч рәвештә шифаханәгә алып китәләр. Әмма медицина көчсез булып чыга. http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/16278-lagerda-14-yashlek-kyiz-%D2%AFlg%D3%99n.html
    634
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 06:25
    Лениногорск табибы республика конкурсында җиңеп чыкты
    Шушы көннәрдә Казанда иң яхшы табибларны атадылар, конкурс җиҗүчеләре арасында Лениногорск табибы да бар. Беренчел звеноның иң яхшы табибы итеп, Иске Куак амбулаториясе мөдире, табиб-терапевт Павел Кудашкин танылды. Әлеге бүләкге аңа республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова и һәм Россия Фәннәр-академиясе член-корреспонденты, Мәскәүнең баш урологы Армаис Камалов тапшырды. Котлыйбыз!
    834
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 05:53
    Прокурор Иске Куактагы янгын өчен авыл башлыгына штраф салырга тәкъдим иткән
    Янгында балалар һәм әниләре үлеме өчен Иске Куак башлыгы Йосыф Вәлиуллинга прокурор 20 мең сум штраф салырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә әлеге ведомство матбугат хезмәте. Тикшерү мәгълүматлары буенча, авыл башлыгы йорт мәйданының әлеге гаилә өчен кечкенә булуын да, гаиләнең матди авырлык кичерүен дә белгән. Ул җирле чиновникларга бу хакта...
    426
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 05:31
    Ураза тотучылар игътибарына
    Иртәгә 19 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00: 53, авыз ачу вакыты - 20:10.
    0
    0
    0
Реклама