Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Машина багажнигына салып, суга батырган ир-атны үтерүчеләр кулга алынган

Тикшерүчеләр фикеренчә, алар шулай итеп таныш хатыннары өчен үч алган. Минзәләнең Ык елгасында балык тотучы суга баткан машина күреп алуын, аның багажнигында үтерелгән ир-ат гәүдәсе табылуын хәбәр иткән идек. Тәртип сакчылары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта үтерүдә шикләнүчеләр кулга алынган. 59 яшьлек Минзәлә кешесен эзләүләрен сорап полициягә үтерелгән ир-атның кыз туганы...

Тикшерүчеләр фикеренчә, алар шулай итеп таныш хатыннары өчен үч алган.


Минзәләнең Ык елгасында балык тотучы суга баткан машина күреп алуын, аның багажнигында үтерелгән ир-ат гәүдәсе табылуын хәбәр иткән идек. Тәртип сакчылары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта үтерүдә шикләнүчеләр кулга алынган.
59 яшьлек Минзәлә кешесен эзләүләрен сорап полициягә үтерелгән ир-атның кыз туганы мөрәҗәгать итә. Ул берничә көн хәбәргә чыкмаган була.
Баксаң, беренче хатыны белән аерылган ир 40 яшьлек Минзәлә хатыны белән яши, ул аңа кул да күтәргәли. Тикшерүчеләр фикеренчә, чираттагы кыйнаудннан соң, хатын бу хакта 41 яшьлек танышына сөйли, соңгысы иргә Минзәлә читендә очрашу билгели.
Урынга ул танышы белән килә. Машинадан чыгуга ук икәү иргә ташланалар. Аңын югалткач, автомобиль багажнигына салып елгага ташлыйлар.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев