Заман сулышы

28 июль 2016 яңалыклары

  • 28 июль 2016 - 19:11
    Илсөя Бәдретдинова Әлмәттә җырлаячак
    31 июльдә Илсөя Бәдретдинова Әлмәтнең шәһәр паркында концерт куя. 19.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда аның в контактедагы шәхси төркемендә хәбәр ителә.
    484
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 18:30
    Республика буенча башкарылган урып-җыю эшләренә күзәтү
    27 июльгә Татарстан Республикасы буенча 302, 8 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар сугылган (узган ел бу чорда 97, 3 мең гектар булган), бу урып-җыю мәйданнарының 20 проценты. 948, 1 мең тонна ашлык җыеп алынган (узган ел 218, 2 мең тонна булган), уртача уңыш гектарыннан - 31, 3 центнер....
    448
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 18:17
    Эремчекле кабартма (сочни) рецепты
    Кирәк булачак: 1,5 ст он, 3 аш кашыгы шикәр комы, май, 3 йомырка, куе каймак, эремчек, тоз, разрыхлитель. Камыр әзерләү: 3 йомыркага шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Шуннан әлеге сыеклыкка каймак, эретелгән май, бераз тоз, разрыхлитель һәм он салып камыр басабыз. Эремчекне яхшылап изәбез һәм йомырка белән шикәр комы кушабыз....
    588
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 18:05
    Лениногорскида эшсезләр җитәрлек
    Бүгенге көндә Лениногорскида 304 кеше эшсезләр исәбендә тора. Шактые май-июнь айларында алар рәтенә кушылган, 48 кеше машина төзелеше өлкәсендә, 11 кеше бораулау өлкәсендә эшсез калган. Республикада 20 июльдән 26 сына кадәр аралыкта 459 кеше эш урынын югалткан. Иң аз кыскартулар транспорт һәм элемтә өлкәсендә күзәтелә (34 кеше), аннан төзүчеләр (30),...
    460
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 12:21
    Лениногорскилылар теннисны шәп уйный
    Шәһәрнең "Теннис Холл" кортында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ял көне турниры узды. Сайлап алу ярышларында дүрт ярым финалчы билгеләнде. Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында беренче урында - Валентин Сидуллин, икенчедә - Андрей Рудин, өченче урынга Артур Садыйков чыкты. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Светлана Ганина алды, икенче урында Ирина Рудина, бронза приз иясе -...
    456
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 11:32
    Чаллы кызы Африка принцына кияүгә чыккан
    Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы журналисты Адилә Газетдинова яза. "Вечерние Челны" язуына, Алинә бәхетен мич башында көтеп ята торган кыз түгел. Ул, бәхет эзләп, Кытайга чыгып киткән һәм Шанхайда яраткан ирен - Бакины тапкан. Хәзер аларның уллары Дэвид үсеп...
    435
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 10:09
    91 яшьлек әби тугызынчы каттан егылып төшкән
    Фаҗига Казанда булган. Вишневский урамындагы 14 нче йортның тугызынчы катыннан 1925 елгы хатын-кыз егылып төшкән. Кичә кичке сәгать 4тә килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. "Өлкән яшьтәге хатын-кыз бер катлы төзелеш корылмасының түбәсенә килеп төшкән", - диелә коткару хезмәтләре җиткергән хәбәрдә. Әби кеше урында ук вафат булган. http://intertat.ru/
    433
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 08:27
    Шөгердән Газилә апа - редакциягә беренче булып килде
    Шөгердә яшәүче Газилә Насыйртдинова откан бүләген - 5 килолы шикәр комын алып китте. Ул безнең даими газет укучыбыз. - "Заман сулышы"на һәр елны язылам, яратып укыйм. Лоторея уенында да һәрвакыт катнашып килдем, тик әлегә кадәр бүләк отканым булмады. Җиңүчеләр рәтендә үз исемемне күргәч, бик тә шатландым, - ди ул. Газетның...
    554
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 08:05
    Безнекеләр республика конкурсында җиңде
    Гомуми приз фонды 50 миллион сум булган конкурсны республика муниципаль берәмлекләр Советы үткәрә. Анда безнең алты ТОСта катнашып (№1,№2,№8, №9,№12,№13) грант отты. Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасында 29 июльдә узачак.
    437
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 07:22
    Әлмәттә терекөмеш салынган савыт тапканнар
    Әлмәттә бер ир шәһәрнең промышленность зонасында - Маяковский урамындагы хуҗасыз гараж түбәсеннән 7 кг терекөмеш салынган ватык пластик савыт тапкан. Тиз арада бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр иткән. Вакыйга урынына килеп җиткән коткаручылар терекөмешне герметик савытка җыйганнар. Аны алга таба утильләштерү өчен Казанга җибәрәчәкләр, дип яза "Әлмәт таңанары" сайты.
    477
    0
    0
  • 28 июль 2016 - 06:18
    Түбән Чыршылы җирлеге административ бинасын ремонттан соң танып та булмый (ФОТОЛАР)
    - Авылыбыз җирлегенең административ бинасы капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде, шәһәр җирендә офиста утырган кебек хис итәбез үзебезне, - ди җирле үзидарәдә эшләүчеләр. Быел республика программасы нигезендә, районда Түбән Чыршылы һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге биналарына капиталь ремонт ясалды. Түбән Чыршылыда административ агач бинаның, 1968 елда төзелгәннән алып, капиталь...
    743
    0
    0
Реклама