Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Түбән Чыршылы җирлеге административ бинасын ремонттан соң танып та булмый (ФОТОЛАР)

- Авылыбыз җирлегенең административ бинасы капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде, шәһәр җирендә офиста утырган кебек хис итәбез үзебезне, - ди җирле үзидарәдә эшләүчеләр. Быел республика программасы нигезендә, районда Түбән Чыршылы һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге биналарына капиталь ремонт ясалды. Түбән Чыршылыда административ агач бинаның, 1968 елда төзелгәннән алып, капиталь...

- Авылыбыз җирлегенең административ бинасы капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде, шәһәр җирендә офиста утырган кебек хис итәбез үзебезне, - ди җирле үзидарәдә эшләүчеләр.
Быел республика программасы нигезендә, районда Түбән Чыршылы һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге биналарына капиталь ремонт ясалды.
Түбән Чыршылыда административ агач бинаның, 1968 елда төзелгәннән алып, капиталь ремонтны күргәне булмаган. Бары 2002 елларда түбәсе алыштырганнар. Ремонт эшләре вакытында бинаның барлык өлеше диярлек яңартылган. Шифер түбә урынына профнастил япканнар. Хәзер ул әллә кайдан игътибарны җәлеп итә, яшел төсе белән матур булып күренеп тора.
Бинаның тышкы ягы да ак профнастил белән тышланган. Эчке якта җылыту батареялары яңага алмаштырылып, электр белән эшли торган да шул ук җылыту системасы куелган. Дөрес, моңарчы да электр белән җылытылган, хезмәткәрләр салкын иде, дип зарланмадылар.
Административ бинаның идәннәре дә тип-тигез хәзер, черек идәннәрне кубарып алып, яңа такта куеп, өстенә линолеум җәйгәннәр.
Керү һәм бүлмәара ишекләре яңа, хәтта тимердән куйганнар, саклык чаралары ягыннан шулай эшләнгәндер, дип аңлашыла. Җирле үзидарәдә моңарчы да сигнализация бар иде.
Пластик тәрәзәләр исә аерым төсмер биреп тора. Бүлмәләрне зурайтып җибәрә, яктырып та киткән төсле. Жалюзиларга кадәр эленгән. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үз урынын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җирле үзидарә административ бина