22 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида 30 августта узачак бәйрәм чаралары (программасы)
Республика, шәһәр һәм нефтьчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары берничә урында булачак 10.00-18.00 - "Кыю тиен" бау паркын ачу - урман паркы 10.00-12.00 - букроссинг һәм викторина - үзәк китапханә янында 12.00-13.00 - концерт-уеннар программасы - "Балерина" фонтаны 12.00-13.00 - велотреал - "Яшьлек" паркы 13.00-15.00 - "Чуар тасма" һава еланнары фестивале...
-
Иртәгә һава торышы: яшен, боз явуы фаразлана
Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе республика территориясендә һава торышы үзгәрүе турында кисәтү таратты. 23 августта төнлә һәм көндез республика буенча һәм Казанда яшен, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар боз явуы ихтимал дип тә кисәтә. http://tat.tatar-inform.ru
-
“Бәкер” шифаханәсендә “Сөркә бәйрәме” күңелле узган (фотолар)
-Олимпия уеннарында катнашканча хис иттек "Сөркә бәйрәме"ндә , - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша әлеге спорт бәйрәмендә катнашучылар социаль челтәрләрдә. Биредә дүрт корпус - "Тургай", "Сандугач", Аккош" һәм "Карлыгач"та торучылар командаларга бүленеп көч сынашкан. Алар анда кул көрәштергән, капчык белән тәпәләшкән, бил алышкан, кәкре колгага үрмәләп әтәчне алган һәм башка уеннарда...
-
Лениногорскига республика көнендә Россия эстрадасы һәм республика йолдызларыннан кемнәр киләчәге билгеле булды
30 августта Лениногорскида парк ачыла, футбол, велотриал буенча ярышлар үтәчәк. "Юбилейный" паркында Россиянең атказанган артисты Вероника Думпе, Россия эстрада йолдызы Виктор Салтыков һәм татар эстрадасы артисты Руслан Кираметдинов һәм «Болгар кызлары» төркеме чыгыш ясаячак.
-
Татарстанда юл фаҗигасендә биш кеше һәлак булган
Бүген көндезге беренче яртылар тирәсендә Питрәч районында М7 трассасында коточкыч юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты. Volvo автомобиле һәм Scania йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак була. Авария җиңел машинаның каршы як юлга чыгуыннан булган дип фаразлана. Чыганак: http://www.tatpressa.ru/news/27878.html Фото: твиттер пресс-секретаря Президента РТ...
-
Лениногорскига укытучыларның конференциясенә Министр килә
Җомга - 26 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе була. Анда республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килүе дә көтелә. Биредә узган уку елына нәтиҗәләр ясалачак, алдынгылар бүләкләнәчәк. Мәдәният сараенда уза, башлана - 9.00 сәгатьтә
-
Лениногорскида җомгага кадәр кызулар саклана
Интернет мәгълүматларын карасак, безнең шәһәр һәм районда җомгага кадәр эссе көннәр була. Бүген 32 ләр чамасы булса, иртәгә 29 градусны күрсәтә. Төнлә дә 22 градустан түбән төшмәячәк. Ә менә җомгадан һава суына: 22 һәм 20 градуслар тирәсе һәм яңгыр булачак. ял көннәрендә шулай ук 20 градус җылылык һәм вакытлыча яңгырлар...
-
Бу атнага йолдызлар фаразы
22 -28 август КУЧКАР (21.03-20.04) ларның гаилә тормышында бу атнада киеренкелек хөкем сөрер, мөгаен. Алдагы көннәрдә нидер эшләнмичә калган булырга мөмкин. Шул сәбәптән сөйгәнегездән ризасызлык сүзләре ишетерсез. Нинди дә булса көтелмәгән төзәтү, ремонт эшләре дә уңайсызлыклар тудырыр. Атнаның икенче өлеше чыныгу, сәламәтләндерү процедуралары өчен уңай вакыт. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга тирә-юньдәгеләр белән...