Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнага йолдызлар фаразы

18-24 апрель КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы бер төсле генә булмаячак. Сезнең уй-фикерләрегезгә каршы килүче хезмәттәшләрегез табылыр. Шуңа да сүзгә килүегез ихтимал. Йолдызлар конфликт тудырмаска киңәш итә. Атнаның икенче яртысында финанс мәсьәләләрен чишү белән шөгыльләнерсез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, үзегез теләгәнчә эшли дә, яши дә алмассыз кебек. Кемдер моңа чик куяр. Моны артык күпертергә...

18-24 апрель

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы бер төсле генә булмаячак. Сезнең уй-фикерләрегезгә каршы килүче хезмәттәшләрегез табылыр. Шуңа да сүзгә килүегез ихтимал. Йолдызлар конфликт тудырмаска киңәш итә. Атнаның икенче яртысында финанс мәсьәләләрен чишү белән шөгыльләнерсез.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, үзегез теләгәнчә эшли дә, яши дә алмассыз кебек. Кемдер моңа чик куяр. Моны артык күпертергә кирәкмәс, чөнки атна ахырында бар да җайланыр. Дусларыгыздан ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Яраткан кешегез белән проблемаларны уртага салып сөйләшегез.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада хәзерге вакытта сезнең өчен мөһимрәк кешене: дусны яисә сөйгәнегезне сайларга кирәк булачак. Моның аркасында тавыш та чыгарга мөмкин. Болардын тыш, бу көннәрдә тормышыгызны тамырдан үзгәртүче мәгълүмат та алуыгыз ихтимал. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрегез.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга карьера белән гаилә ихтыяҗлары арасында тигезлек сакларга туры киләчәк. Чөнки һөнәри өлкәдәге үсешкә, шул рәвешле һәрвакыт эштә булуыгызга гаиләгез әзер түгел. Бу атнада командировкаларда булган әлеге йолдыз астында туган кешеләргә уңыш елмаячак. Дусларыгыз белән аралашыгыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, проблемалар килеп чыгуы аркасында кайбер планнарыгыз тормышка ашмыйча калырга мөмкин. Моңа бәйле башкалар белән аралашканда ачулы булырсыз. Әмма атна ахырында барысы да җайланыр, тәвәккәл булыгыз. Ялларда кунакка чакырырлар.

КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада финанс кыенлыклар белән очрашыр. Шулай да һөнәри яктан үсү турында мөмкинлеге барлыкка килсә, баш тартмагыз. Сәяхәт итү өчен яхшы вакыт, ди йолдызлар. Яраткан кешегез белән аралашу җиңел, чөнки бер-берегезне ярты сүздән дә аңлыйсыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр эшлекле партнерлар һәм шәхси тормыштагы мөнәсәбәтләрне җайлау белән мәшгуль булыр. Үзегезне яратыгыз, әмма башкаларның да фикере, теләге барын онытмагыз. Кем дөрес, кем юк икәнен ачыклау җүнлеге илтми, шуңа да игътибарны көндәлек мәшәкатьләрне чишүгә юнәлтегез.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарның эшендә җитди проблемалар тууы ихтимал. Шуңа артык борчылып, сәламәтлегегезгә зыян килүе бар. Тиз ярсып китүегез нәтиҗәсендә якыннарыгыз белән оршышудан сакланыгыз. Атна ахырында бар да җайланыр төсле, күңелегез тынычланыр. Ял көннәрендә мәхәббәт утында янарсыз.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар, уйламаган эш-гамәлләр кылуыгыз нәтиҗәсендә үкенергә туры килмәгәе. Якыннарыгызга карата артык таләпчән булмагыз, юкса сездән кача башларлар. Көндәлек мәшәкатьләрне чишү белән шөгыльләнегез. Ял көннәрендә гаиләгез белән күңел ачу чарасына барып кайтсагыз була.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнң атнасы бик киеренке булырга охшаган. Гаиләгездә проблемалар туарга мөмкин. Шулай да яраткан кешегез белән оршышудан тыелып калырга тырышыгыз, игътибарны башка эшкә юнәлтәгез. Буш вакытыгызны балаларыгызга багышлагыз. Элеккеге дустыгыз белән очрашырга мөмкинсез.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бу атнада сезгә башкалар белән аралашу кыен булачак. Артык дорфа, туры сүзле булуыгыз аркасында хезмәттәшләрегезне үпкәләтүегез бар. Яңа танышу, командировкага барулардан да тыелып торыгыз. Матди хәлегезне яхшырту мөмкинлеге туачак.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга йолдызлар акчаны чамалап кына тотарга тәкъдим итә. Чөнки матди хәлегез кисәк кенә начараеп китәргә мөмкин. Чыгымнар күп, керем юк. Ярдәм сорап килүчеләргә баш тартмагыз. Ул рухи халәтегезгә дә уңай тәэсир итәр. Ял көннәрендә көтелмәгән бүләк алуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X