2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Белем көнендә 42 кеше үлгән
1 сентябрьдә юлларда 471 авария ясалган. Татарстан буенча әнә шундый борчулы саннар бу. Юл-транспорт вакыйгаларында кичә республикада 42 кеше һәлак булган, 550 кеше тән җәрәхәтләре алган. http://www.almet-rt.ru/
-
Инвалид кызны көчләгәннәр
Яшьләр компаниясе Кама буенда ял иткәндә ике егет 16 яшьлек инвалид кызны читә алып китә һәм аңа карата җенси гамәлләр кыла һәм көчли. Бу хәл 28 август кичендә Алексеевское бистәсендә була. Психоневрология диспансерында учетта торучы кыз бу хакта туганнарына сөйләгәннән соң, тегеләре полициягә хәбәр итәләр. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Машина йөртү таныклыгын алу кагыйдәләре тагын да катлауланды
1 нче сентябрьдән автомобиль йөртү таныклыгына имтиханнар тапшыруда яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде. Хәзер имтиханның теоретик өлешендә һәр хата өчен тагын өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Моңарчы 20 сорауның, ким дигәндә, 18енә җавап бирергә кирәк иде. Ике хата бер үк сораулар блогыннан булырга тиеш түгел. Өстәмә сорауларга ялгыш җавап...
-
Күрше районда тагын юл һәлакәте булган
Түбән Мактама - Әлмәт автоюлында кичә юл-транспорт һәлакәте булды. ВАЗ-21103 автомобиле шоферы борылышта тиешле тизлекне сакламый һәм уң яктагы кюветка барып төшеп әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә арткы утыргычта утырган 1996 елгы пассажир алган җәрәхәтләреннән үлә. Шофер һәм алда утырган пассажир медсанчастьнең нейрохирургия бүлегенә китерелә. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән...
-
Лениногорскилыларга сайлау өчен бер ай вакыт калды
1 октябрьгә кадәр федераль ташламадан файдаланучыларга киләсе елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләрне акчалата, яисә дарулата алулары турында төгәл бер карарга килергә кирәк. Әгәр кеше моңа кадәр ничек алса, шулай калдырырга тели икән, гариза язу кирәкми. Үзгәртергә теләсә, мәсәлән, хәзер акча алып, киләсе елдан ташламадан файдалануга күчәргә булса, гариза язу кирәк....
-
Татарстанның биюче "гаишнигы" интернет йолдызына әйләнде (видео)
Татарстанның "биюче ЮХИДИ хезмәткәре" уйламаганда интеренет героена әверелде. Социаль челтәрләрдә пәйда булган әлеге биюче чынлыкта ЮХИДИ хезмәткәре булып чыкмаган. Әлеге форманы ул төрле чараларда, туйларда чыгыш ясау өчен алган булган. Мәдәният институтын бетергән биюче "гаишник" буларак ТНТда бию буенча бәйгедә чыгыш ясаганлыгы хакында яза "Реальное время". </ifram e>&nbsp;</p> <p> &nbsp;</p>
-
5 көнлек укуга күчәбез?!
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Ш имбә көннәрендә мәктәптә...
-
Керкәледә йорт янган
Кичә Керкәледә йорт янган. 11 сәг. 36 минутта әлеге авылдагы Җәлил урамында шәхси йорт януы турындагы хәбәр килеп ирешкән. 12 сәг. 30 минутта янгын сүндерелде, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Янгын 97 квадрат метрны чолгап алган булган, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итәләр. Фото янгын - урыныннан,...
-
Лениногорскилыларга 2 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: Сегодня Овнам наиболее комфортно будет находиться в окружении родной семьи. Всех домочадцев в этот день может объединить некая общая идея, направленная на решение домашних проблем. Не исключается и неожиданный визит приятных гостей. Возможно усиление благородных чувств. Телец: Тельцы в этот день смогут позволить себе рискованные эксперименты с финансами и...
-
Хәерле җомга иртәсе белән! Уңышлы көннәр!