Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

5 көнлек укуга күчәбез?!

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Ш имбә көннәрендә мәктәптә...

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.


Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный.
Ш имбә көннәрендә мәктәптә әти-­әниләр катнашында чаралар уздыру да файдалы булыр иде ди әлеге тәкъдим авторлары. Белем бирү системасында ата-аналарның катнашуы мөһим. Аеруча әтиләрне бала тәрбияләүгә тартырга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен шимбәне укымый торган көн итү турында закон кабул ителсә, һәр мәктәп бу көнне нишләргә икәнне үзе хәл итәчәк, ди.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X