15 декабрь 2016 яңалыклары
-
"Татфондбанк" "Онлайн Партнер", "Интернет-клиент" һәм мобиль кушымталарын япкан
Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган. Бу карар бүген иртән Россиянең Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле. ТФБ матбугат үзәге тараткан хәбәрдә иминият очраклары буенча түләүләр 2016 елның 29 декабренә кадәр башланачак диелгән. Шушы датага кадәр Кертемнәрне...
-
Лениногорскида "Ел укытучысы"н сайладылар
6-8 декабрь аралыгында Лениногорскида "Ел укытучысы -2017" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә 3 айдан алып 35 елга кадәр укыту стажы булган 21 укытучы катнашты. Җиңүче 12 лицей башлангыч сыйныф укытучысы - И. Юртаева булды, икенче урында - 5нче мәктәптән физика укытучысы Н.Муравцева, өченче урынны 7нче мәктәп музыка укытучысы И.Мошникова алды....
-
Татарстан занял первое место в рейтинге регионов РФ по реализации «майских указов»
Компания «Медиалогия» подготовила медиарейтинг регионов России, по выполнению «майских указов» Президента РФ Владимира Путина, подписанных им в мае 2012 года. Татарстан возглавил таблицу рейтинга по реализации «майских указов» в сфере государственного управления. Следом за республикой идет Дагестан, затем - Приморский край. Первое место было обеспечено благодаря порталу госслуг РТ, на...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Телеүзәктә ремонт эшләре булачак
"Татарстанның радиотелевидение тапшыру үзәге" филиалы хәбәр иткәнчә, 26-28 декабрь көннәрендә 8.00-16.00 сәгатькә кадәр Лениногорск радиотелеүзәгендә ремонт эшләре башкару сәбәпле, федераль һәм региональ тапшырулар күрсәтмәячәк.
-
Лениногорск районы ветеринары грантка ия булды
"Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" грантына ия булучылар арасында безнең район белгече дә бар. "Ленин" хуҗалыгыннан (Федотовка) ветеринар табиб Михаил Карпов әлеге бүләккә ия булды. Республика конкурсында җиңүчеләрне Казанга Авыл хуҗалыгы минстрлыгына чакырып бүләкләделәр. Быел конкурска республика хуҗалыкларыннан 394 гариза җибәрелгән, 100е генә үтә алган.
-
"Яңа ел бизәкләре" бәйгесенә Лениногорскидан Әмир Галиев кушылды
Лениногорскидан Әмир Галиев әнисе белән менә шундый матур Кар бабай ясаганнар. Карагыз: Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз! Тик уенчыклар янында аларны ясаучыларны да күрәсе килә. Аларны "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына, яисә zaman5@yandex.ru электрон адресына юллагыз («Конкурска» дигән тамга белән). Фотолар 15 декабрьдән 27 кадәр кабул ителә.
-
Лениногорскида чыршы сата башладылар
Бүгеннән шәһәрдә чыршы базарлары эшли башлады. Иң беренче сату нокталары Тукай урамында ("Миләш" кибете каршында) һәм Гагарин урамында (базарда) ачылды. Урман гүзәлләрен безгә Ульяновск өлкәсеннән алып килгәннәр. Бәясе 300 сумнан 700 сумга кадәр. Бер-ике көннән сату нокталары шәһәрнең башка урамнарында да барлыкка киләчәк.
-
Күрше шәһәрдә хатын-кыз булып киенгән ир-ат ателье баскан
Әлмәттә 43 яшьлек ир өенә хатын-кыз киемнәре тутырылган олы сумка тотып кайткач, якыннары башта аптырап кала. Аннары ул аны базар янында тапканлыгын әйтеп, кием-салымны әнисе белән кыз туганына бүләк иткәч, гаилә әгъзалары тынычланып кала. Ә бу вакытта полиция хезмәткәрләре тынычлыкны белми карак эзләү белән мәшгуль була, дип яза "Әлмәт таңнары"...
-
Шөгердә Чыршы бәйрәме булачак
Шимбә, 17 декабрь көнне, шөгерлеләр "Яшьлек" стадионында Чыршы ачылу бәйрәменә көтеп калалар. Бәйрәм программасында: -концерт, -Кыш бабай белән Кар кызын каршы алу, -тау шуу, - уеннар, төрле бәйгеләр. Килми калмагыз! Кызык булачак! Башлана 14 сәгатьтә.
-
Татарстанда 8 яшьлек кызны ток суккан
Домофонны сыйфатсыз урнаштырган өчен 37 яшьлек эшмәкәрне хөкем итәләр. Ул күпкатлы йортларның берсендә домофон урнаштырганда куркынычсызлык таләпләрен боза. Шул сәбәпле август аенда ишек тоткасына тотынган кызны каты итеп ток суга. Бәхеткә, баланың бармагы гына җәрәхәтләнә. Бу хәл Бөгелмәдә була. Эшмәкәр гаебен таныган. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә, дип яза "Әлмәт...
-
"Яңа ел бизәкләре" бәйгесендә беренче катнашучы
Тимәштән Камил Габидулин әнисе белән бергәләп бияләйдән Кар бабай ясаганнар: Сез дә үзегез ясаган яңа ел бизәкләрен фотога төшереп безнең бәйгегә юллагыз! ВКонтактедагы "Заман сулышы" страничкасыны , яисә zaman5@yandex.ru электрон адресына салыгыз.
-
Исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрнең йөзен җәмәгатьчелеккә күрсәтергә кирәк
Шулай итеп, Президент Татарстан юлларындагы һәлакәтләрне киметергә, юл культурасына чакырырга тели. Быел, соңгы еллар эчендә беренче тапкыр, юл-транспорт һәлакәтләре кискен арткан. Республиканың һәр өченче районында аварияләр санының үсеше күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең кушма утырышында республиканың Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Сайтта яңа бәйге
Сайтта яңа бәйге - "Яңа ел бизәкләре" Тиздән Яңа ел җитә. Барыбыз да өйләрне, эш урыннарын бизәргә керешәбез. Балалар, зурлар белән бергәләп, яңа ел уенчыклары ясый. Үз кулларыгыз белән ясаган уенчыкларны, яңа ел бизәкләрен фотога төшереп җибәрегез, без аларны сайтыбызга куячакбыз. Тик уенчыклар янында аларны ясаучыларны да күрәсе килә, сездән...
-
Лениногорскилылар өчен 15 декабрьгә йолдызлар фаразы
Овен: Овны сегодня так рьяно примутся за дела, что израсходуют все свои силы ещё до полудня. Чтобы наградой за ваши труды не стал хронический стресс, заранее составьте план самых важных мероприятий, а затем приступайте к его детальному воплощению. Телец: Тельцам сегодня придётся вступить в жёсткую конкурентную борьбу со своими непримиримыми...