Эчмәгез!
Җан кыючы хәмер аркасында,
Бакыйлыкка иртә күчмәгез.
Без тарихта аек яратылган
Мин үтенеп сорыйм - эчмәгез!
Ир-ат эчә дибез, ә хатын-кыз,
Әйтегезче, читтә каламы
Аракылы сөтне имгән бала,
Киләчәккә бара аламы?
Үксез сабыйларның күз яшьләре,
Талаш-ызгыш, күпме җинаять.
Баш тартырлык көч калдымы икэн,
Соңармадык микән җәмәгать!
Адым саен бәйрәм...