Реклама
Кичә, ниһаять, бездә дә заманча 3D кинозал эшли, нәфис фильмнар һәм мультфильмнар күрсәтелә башлады. Лениногорскилылар күптән көтеп алган әлеге кинозал Мәдәният сараеның II катында урнашкан, керү урыны - Ленин урамы яклап. Ул заманча кинотеатр стандартлары һәм сыйфатына туры килә. Биредә кинопрокаттагы барлык премьералар күрсәтеләчәк. Көндезге һәм төнге сеанслар да булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз