4 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез
Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә - чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. Итне сирәк ашарга тырышыгыз. Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар - зарарлы ризыклар. Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез. Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп...
-
Лениногорск районында узачак «Авторалли 2018»нең вакыты үзгәрде
Бу турыда "Бәкер санаториесы" рәсми төркемендә хәбәр итәләр. Әлеге "Авторалли" ел саен Яңа ел бәйрәмнәре вакытында уза иде. Быел «Авторалли 2018»не үткәрү 23 февральгә күчерелә, дип хәбәр итәләр.
-
Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Динә Гариповадан ЯБЫГУ СЕРЛӘРЕ
Илсөя Бәдретдинова: "Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. Нык ябык чорда 48 килограмм идем, бүген - 54. 2016нчы елның җәендә бик каты авырдым. Күп вакыт ятактан да тора алмый яттым. Бик ябыктым. Ул вакытта күпләр: "Нинди диетада утырып, болай ябыктың?" - дип кызыксынды. Ябыгуның...
-
Шөгерлеләрне дискотекага чакыралар
6 гыйнварда Шөгер мәдәният йортында дискотека булачак, дип хәбәр итәләр "Шөгер авылы мәдәният учагы" төркемендә. Программада: 80-90 нчы еллар музыкасы, заманча хитлар. Билет бәясе - 30 сум. 20.00 сәгатьтә башлана.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре билгеле
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга кул куйган. http://almet-rt.ru
-
Лениногорскида 6нчы ТОСС бәйрәм үткәрде (фотолар)
Бүген шәһәребезнең 6нче территораль җирле үздарәсе балалар һәм зурлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрде. Килүчеләрне Кыш Бабай һәм Кар Кызы сәламләде. Кечкенә кунаклар татлы кучтәнәчләр алды. Бәйрәм "Наш дом " җәмгыяте, "Бурение" оешмасы һәм балалар китапханәсе белән берлектә әзерләнде.
-
Песиләр дә рәхәтләнеп ял итә (ФОТОЛАР)
Яңа ел бәйрәмнәре кешеләр өчен генә түгел, песиләр өчен бик рәхәт вакыт икән. Карагыз әле, "Заман сулышы" хезмәткәрләренең йомшаккайлары ничек тәмен белеп ял итә! Бусы Мурлик - төшке аштан соң. Ак тәпи өчен саф һава бик файдалы - ничек тәмләп йоклый. Бәләкәй менә шулай йокларга ярата. Кадерле укучыларыбыз, сезнең дүртаяклы...
-
Лениногорскилыларны алдагы көннәрдә салкыннар көтә
-
Лениногорск парк һәм скверларында бәйрәм чаралары дәвам итә
Иртәгә, 5 гыйнварда, "Юбилейный" паркында 11.00 -12.30га кадәр балалар өчен "Яңа ел әкияте" чарасы була. Шулай ук иртәгә түбән сулыкта 11.00-12.30 да балалар өчен чара була. Рәхим итегез.
-
Лениногорскилыларны ишегалды бәйрәменә чакыралар
Шәһәр микрорайоннарында ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Чираттагысы иртәгә, 5 гыйнварда булачак. Аны 5 нче ТОС Мурзин урамы, 18нче йорт ишегалдында үткәрә. Сәгать 11.00 дә башлана. Рәхим итегез.
-
Лениногорск Кинозалына кино карарга килегез
Лениногорск Мәдәният сараендагы кинозалда 4,5,6,7,8 гыйнварда фильмнар күрсәтелә. Карарга килегез. Керү фонтан ягыннан. https://vk.com/kinozallensk
-
Тимәш белән Сугышлы арасында күргәннәр
Карагыз әле, бүген без Тимәш белән Сугышлы арасындагы посадкада нәрсә күрдек. Алар шундый күп. Татарча боҗыр, диде әби. Фоткага бөтенләй сыймадылар, дип яза актив хәбәрчебез Элҗза Тәхавова. Минем дә күрәсем килә шул боҗырларны. Тавыкларның туганнарыдыр инде алар. Русча да матур яңгырый кебек: рябчик, дип комментарий язган берәү.
-
Лениногорскилыларны фотосессиягә чакыралар
Лениногорскилыларны Туган якны өйрәнү музеена "Иске сәгатьләр әкиятләре" күргәзмәсе янында фотосессиягә чакыралар. Сезне 4,5 гыйнвар 10.00 - 14.00 сәгатьләрдә көтеп калалар.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә Кәбестә сумсасы рецепты
Камыр өчен: 1 кг он, 2 стакан су, 2 бал калагы тоз. Эчлек өчен: 1 кг кәбестә, 3-4 суган, 200 г терлек мае, 2 помидор яки 1 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае. 1 баш кәбестәне вак итеп турарга, шуңа туралган суган, сарымсак, помидор яки томат...
-
В Казани за 2017 год отремонтировали 188 дворовых территорий
В Казани за 2017 год отремонтировали 188 дворовых территорий общей площадью около 230 тыс. квадратных метров. На эти цели была выделена сумма 1 млрд рублей. Об этом сообщает пресс-служба Министерства транспорта и дорожного хозяйства РТ. Кроме того, за этот год отремонтировали более 50 казанских улиц. Инвестиции в ремонт составили 3,4...