27 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Исерек ир-ат җиденче каттагы яна торган бүлмә тәрәзәсеннән сикереп исән кала
Чаллыда исерек ир-ат җиденче каттагы яна торган бүлмә тәрәзәсеннән сикереп исән кала. Әлеге хәл турында социаль челтәрдә шаһитлар хәбәр итә.
-
Кышын бавырга ярдәм кирәк
Кышын безнең артык калорияле туклануыбыз аркасында, бавырга көч килә. Шуңа күрә, рационны бераз төрләндереп, бавырны чистартып алырга да була.
-
"Әниеңне сагынсаң, ник кайтып хәлен белмисең?" (Гәрәй Рәхим белән интервью)
Язучы Гәрәй Рәхим килсә, хикмәт көт, диләр бездә. Бу чыннан да шулай. Авырып китсәң, аңардан берәр хикмәтле рецепт, чыныгу серләрен, күңел төшенке вакытта теләсә кемне селкетеп җибәрерлек сүз алып калабыз. Җырлаткан, мәзәк сөйләп, хәл беткәнче көлдергән чаклары да бар. Бүген исә әдәбият һәм милләт турында сөйләштек.
-
Лениногорск "моржлары" кышкы йөзүдән призлы урын алып кайтты
Әлмәттә кышкы йөзү буенча Татарстан Чемпионаты узды. Лениногорскилылар призлы урында.
-
Яңартылган Дини нигезләмә буенча, никахны аттестацияләнгән имамнар гына укый ала
“Гыйбадәт кылулар турындагы нигезләмә”дәге үзгәрешләр буенча, хәзер никахны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аттестацияләнгән имамнар гына укый ала. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскиның Бриллиант юбилярлары (фотолар)
24 гыйнвар көнне шәһәрнең ЗАГС бүлегендә Инюшиннар гаиләсе Бриллиант туйларын билгеләп үтте.
-
Җырчылар сәхнәдә үлүдән куркамы?
Димитровград шәһәренең “Карлыгач” ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллованың сәхнәдә җырлаганда егылып үлүен җырчылар гаҗәпләнеп, шок хәлендә кабул иткән. Хәтта кайбер артистлар бу темага фикер әйтүдән дә баш тартты.
-
Нәрсә ашыйбыз?
Адәм баласының сәламәтлеге өчен аның нәрсә ашавы, ничек туклануы бик мөһим. Бүген сүзебез ипи турында.
-
Кайда иң күп пенсия түлиләр?
Иң күп пенсияне Чукотка халкы ала икән. Анда аның уртача күләме - 25 мең 173 сум.
-
Лениногорскида укучылар өчен ЗАГС бүлегендә "Гаилә дәресләре" үтте (ФОТОлар)
24 гыйварында балалар йортында тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә кунакта булды. Алар өчен "Гаилә дәресләре"үтте.
-
ЭЧ АВЫРТУНЫҢ 7 ТӨРЕ
Биредә укыганга карап кына үзегезгә диагноз куярга ашыкмагыз, табибка күренегез
-
Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә
Республика юлларында бозлавык саклана.
-
Чәй янына тәмле пирог
Рецепты бик җайлы: 600 г эремчекне, бер стакан шикәр комы, 2-3 йомырка, тәменчә каймак, ванилин салып әйбәтләп болгатасың. Табага вакланган печенье һәм майны катнаштырып юка гына бортик ясыйсың, өстенә эчлекне агызасың.