Кайда иң күп пенсия түлиләр?
Иң күп пенсияне Чукотка халкы ала икән. Анда аның уртача күләме - 25 мең 173 сум.
Аннары Ямал-Ненец автономияле округы килә — 22 мең 50 сум. Магаданда — 21 мең 508, Камчаткада 21 мең 342 сум түлиләр.
Русиядә уртача пенсия күләме 14 мең 144 сум тәшкил итә. Илнең 46 төбәге бу күрсәткечкә җитә алмый. Кабарда-Балкар белән Дагстанда иң түбән пенсияләр — 11 мең сумнан чак кына артык.
Башкортстанда уртача пенсия күләме — 13 мең 510 сум.
/kiziltan.ru
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев