Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Быел Корбан бәйрәменең ничек узачагы билгеле

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, коронавирус пандемиясе Корбан бәйрәмен уздыру тәртибенә үз төзәтмәләрен керткән.

Быел ул 31 июльдә узачак. Бу көн эшләми торган көн дип санала, ә 30 июльдә эш көне 1 сәгатькә кыскара.

Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, Мөселманнарның Диния нәзарәте һәм Роспотребнадзор Социаль дистанцияне һәм битлек режимын саклау таләпләрен искә төшерә.  Шулай ук алар намазларны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада үткәрергә өндиләр. Дин тотучылар хәтта урам намазлары вакытында да битлек киергә тиеш, дип билгеләп үтелде.

Мөселман кешесе үзе белән алып килергә тиеш булган индивидуаль келәм турында да онытмаска кирәк. Традиция буенча, корбаннар ите берничә көн дәвамында таратыла. Бу кеше агымын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм COVID-19 шартларында куркынычсызлыкны югары дәрәҗәдә тотарга ярдәм итәчәк.


 http://almet-rt.ru/news/konkurs/korban

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X