Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа яхшылык кыл

Кимчелекләребезне танырга да, башкаларга күрсәтергә һәм әйтергә дә һич теләмибез. Янәсе куәтлеләр рәтеннән төшереп калдырулары мөмкин.

Күбебезнең көч-куәткә ия танылган шәхес булып, калганнардан аерылып торасы килә.

Кайберәүләр шул көч-куәтен исбатлау өчен, спорт белән шөгыльләнә башлый. Җиңүләр яулап, үзенең көч-куәтен раслый. Әйе, спорт белән шөгыльләнү яхшы гамәл, бу безнең динебез тарафыннан да хуплана. Әмма шулай фикер йөртсәк тә, без уйлаганча, спортта югары күрсәткечләргә ирешеп яки көрәштә көч алышып җиңгән кеше генә әле хакыйкый көчле булып саналмый икән ләбаса. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) бер хәдисенә юлыкканнан соң, шундый фикергә килдем. Чып-чын көчле кеше дип, кемне әйтергә була? Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Бик күпләрне җиңгән кеше көчле түгел, ә ачуы чыкканда үзен кулга алырга сәләтле булган кеше генә көчле”, – дигән (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Берәр иптәшең ачуыңны чыгарса, ә син аңа җавап итеп начар сүзләр әйтмичә, сүгенмичә, үзеңне кулда тотып кала алсаң, менә бу гамәлең инде синең чынлыкта да чын көчле шәхес булуыңны күрсәтә. Әйе, моны эшләү авыр, хәтта мөмкин дә түгел кебек. Ачуны чыгарсалар, сүз әйтү генә түгел, ул кешене сугып очрасы килә башлый. Ә шул вакытта ачуыңны тыеп, тыныч кына җавап кайтара алсаң, бу бәхәстән җиңүче булып чыгачаксың. Түземлегеңне күреп: «Мин моңа акырдым-бакырдым, әйтмәгән сүзем калмады, ә ул тавыш күтәрмичә, тыныч кына үз фикерен аңлатты», – дип гаҗәпләнәчәк тавыш чыгарган теге кеше. Соңрак дуслашып китүегез дә ихтимал. Раббыбыз Коръәндә дә шул хакта әйтә: «Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл (ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт игелек ит, соңрак, ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар), аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз» («Фуссиләт» сүрәсе, 34нче аять). 

Үзебезне шушы аять һәм хәдисләр белән гамәл кылырга күнектерсәк, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кылырга өйрәнсәк, бик күп уңышларга ирешә алачакбыз. Авыр булса да, үз өстебездә эшлик, чын мәгънәсендә һәрьяктан көчле кеше булу максатына ирешик.  

Раил Фәйзрахманов.

http://shahrikazan.ru/news/din/gr-sia-ber-yavyzlyk-kylsa-sin-aa-yakhshylyk-kyl

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев