Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Хәзрәт челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товар алмаска киңәш итте

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товарлар сатып алмаска киңәш итте.

 

«Мөселманнарга шәхсән үземнән бер киңәш бирәм: челтәрле бизнеста катнашмаска, аннан әйбер алмаска, шул ук вакытта, үзеңә дә моның белән шөгыльләнмәскә. Классик бизнес белән шөгыльләнү хәерлерәк. Бу кулайрак та, чөнки сата алмаган очракта да, яныңда товар кала. Монда югалтулар әзрәк», — диде ул «Интертат»ка.

Аның сүзләренчә, челтәрле бизнес гадәти сәүдәгә охшамаган. Шуңа да керем алуның әлеге ысулын шикле дип атарга була

«Классик сәүдәгә охшамаган бу. Кибеттә кешедән документлар, имзалар сорамыйлар бит. Аннан соң бу бизнеста эшләүченең статусы аңлашылып бетми. Бу очракта кеше сатучымы, фирмага эшләүче хезмәткәрме? Шулар аңлашылмаганга күрә, бу система шикле», — диде Нурулла хәзрәт.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X