Заман сулышы

Корбанлык малы сатып алганда сатулашырга ярыймы?

Корбан бәйрәме ел саен зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 9 июльгә туры килә. Мөселманнарның иң көтеп алган, изге бәйрәме бу. Корбан чалганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Корбанлык малына нинди таләпләр куела? Корбан чалуга кагылышлы сорауларыбызга «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин ачыклык кертте.

– Корбан – ни дигән сүз? Аның диндәге хөкеме нинди?  

– Корбан гарәп теленнән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Аллаһы Тәгалә безгә мал, бәрәкәт, ризык бирә. Адәм баласы шушы Аллаһы Тәгалә биргән ризыкны – үзенең акчасын, байлыгын чыгарып, аңа сарык сатып алып, Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, аның боерыгын үтим дип, корбан чала. Кеше бу гамәлне ихлас эшләргә тиеш. Аның бердәнбер нияте Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү, аңа буйсыну булырга тиеш. Корбанны ниндидер башка максатлар белән чалырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Шушы корбанның ите дә, каны да Аллаһка барып җитми. Әмма аңа сезнең тәкъвалыгыз барып җитә», – ди. Димәк, Аллаһы Тәгаләгә корбанның нинди ният белән чалынуы мөһим. Корбан чалу – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сөннәте булып тора.  

– Нинди төр корбаннар була, аларның кайсы кайчан чалына?  

– Аның иң беренче төре – Корбан гаетендә чалына торган корбан. Ул өч көн дәвамында чалына. Монда шунысын да белеп торырга кирәк: корбан бәйрәм намазыннан соң гына чалына. Юкса, иртүк торып, бәйрәм намазына кадәр үк корбан чалып куючылар да очрый. Болай эшләргә ярамый. Нәзер корбаны да бар. Ул Аллаһка ниндидер вәгъдә биргән очракта чалына. Мисал өчен, бик нык авырганда Аллаһы Тәгаләгә: «Ярабби Аллам, шушы чирдән коткарсаң, миң бер корбан чалыр идем», – дисең. Аллаһы Тәгалә сине авырлыктан коткаргач, шифасын биргәч, сүзеңдә торып, корбан чалырга тиеш буласың. Гакыйка корбаны бала тугач чалына. Малай туса, ике сарык чаласың, кыз туганда бер сарык чалына.  

– Корбан чалу кемнәргә тиеш? Аннан кемнәр азат ителә?

– Әйткәнемчә, корбан чалу пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сөннәте булып тора. Мөмкинлеге булган һәркем корбан чалса, яхшы. Әмма ул мәҗбүри түгел. Корбан чалдырмау гөнаһ саналмый. Үзләре дә мохтаҗ кешеләргә исә корбан чалдыру мәҗбүри түгел.  

– Корбан чалуның нинди шартлары бар?  

– Корбанга билгеле бер төрле хайваннар гына чалына ала. Мәсәлән, дөя, үгез, сыер, сарык һәм кәҗә. Дөя – биш яшьтән, сыер, үгез – ике яшьтән, кәҗә белән сарыкны бер яшьтән чалырга ярый. Әмма монда бер искәрмә бар. Әгәр сарык бер яшькә җитмәгән, әмма зур гәүдәле булса, аны да чалырга ярый. Чалынасы корбанны кыйбла ягына каратып салырга, иң мөһиме куркытмаска кирәк. Хайванга яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә – җирдән өстерәп бармаска, боргаламаска. Пычакларың алдан ук үткенләнгән булырга тиеш. Корбан малы каршында пычак күрсәтү, үткенләү дөрес түгел.  

– Корбанлык малына нинди таләпләр куела? Аны сатып алганда сатулашырга ярыймы?

– Корбанлык малы, иң беренче чиратта, бәрәкәтле, мул булырга тиеш. Кеше малның иң мулын сайлап чалырга тырышса, шул хәерле булачак. Корбанлык малының сәламәт булуы зарур. Ул аксаган, ябык, бер күзле, сынган мөгезле булырга тиеш түгел. Кыскасы, корбанга чалыначак мал кимчелексез булсын. Әйбер сатып алганда сатулашабыз, билгеле. Бу очракта да ул рөхсәт ителә. Әмма малны саткан кешенең дә күңелен төшермәскә кирәк. Уртак фикергә килеп, бәясен килешеп, мәсьәләне тыныч кына хәл итү әйбәт.  

– Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы?  

– Әйе ярый, бурычлы кешегә дә корбан чалу рөхсәт ителгән. Әгәр аңа шушы бурычны кичектереп түләү мөмкинлеге бирелгән, ягъни аның бурычын кайтарып бетерергә вакыты бар икән, ул корбан чалдыра ала. Әгәр аннан бурычын бүген-иртәгә кайтаруын сорыйлар икән, ул иң элек бурычын түләргә тиеш.  

– Корбан итен ничек бүләргә, аның сөякләрен ничек урнаштырырга кирәклеген дә искә төшереп китегезче.  

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Корбан итенең өчтән бер өлешен үзеңә калдырасың, тагын өчтән бер өлеше белән туганнарыңны, якыннарыңны, күршеләреңне сыйлыйсың, калган өчтән бер өлешен мохтаҗларга таратасың», – дигән. Корбан малының сөякләрен дә ташларга ярамый. Аларны күмәргә кирәк.

– Корбанны берничә кеше исеменнән чалырга ярыймы?  

– Ярый. Әмма монда бер искәрмә бар: сарык белән кәҗә бары тик бер кеше исеменнән генә чалына. Әгәр кешеләр җыелышып, корбанны берничә кеше исеменнән чалырга теләсәләр, алар корбанга сыер, дөя яки үгез алырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең хәдисендә: «Сыер һәм дөя җиде кеше исеменнән чалынган», – диелә. Аның вакытында шундый хәл булган. Шуңа күрә берничә кеше исеменнән корбан чалдырырга җыенган кеше иң беренче чиратта әнә шушы хайваннарга игътибар итәргә тиеш.

  Хәдис  

«Адәм баласы, Корбан гаете көнендә корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана. Ул корбан кыямәт көнендә мөгезләре, тиресе һәм тояклары белән килер. Хайванның каны җиргә тамганчы ук, корбан кабул ителгән булыр. Корбанны пакь һәм саф калеб белән Аллаһка тәкъдим итегез».  

– Үлгән кеше исеменнән корбан чалу дөресме?  

– Әгәр кеше исән вакытта: «Мин үлгәннән соң Корбан гаетендә минем исемнән корбан чалыгыз», – дип әйтеп калдырган булса, аның васыятен үтисең. Ләкин сарык алып, үлгән кеше исеменнән дип кенә корбан чалу бик үк дөрес булмас. Бу уңайдан пәйгамбәребезнең хәдисләре юк. Аңа дәлил һәм боерык килмәгән. Ул дөрес булып бетмәс. Шуңа күрә бу очракта үзең корбан чалган вакытта: «Шушы корбан миннән һәм бу дөньядан киткән фәлән кеше исеменнән», – дип әйтсәң, дөресрәк булыр.  

– Корбан чалганда мулла чакыру мәҗбүриме? Әллә доганы чалган кеше укырга тиешме?  

– Юк, мулла чакыру мәҗбүри түгел. Киресенчә, кеше малны үзе дога кылып чалса, дөресрәк һәм хәерлерәк була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сөннәте һәрбер кешегә корбанны үзенә чалырга кирәк дип өйрәтә. Кеше курыкса, үзе булдыра алмаса, башка кешегә дә мөрәҗәгать итә ала. Әмма ул мөрәҗәгать иткән кеше, һичшиксез, мөселман булырга тиеш. Корбан чалганда «Бисмиллә, аллаһүәкбәр, аллаһүмә тәккәббәл миннни» (Мәгънәсе: «Аллаһы Бөек, Аллаһым, шушы корбанны миннән кабул ит») дип дога кылырга кирәк. Моны һәркем эшли ала. Әгәр кеше корбан чалырга башка кеше чакырган булса, шул чалган кеше: «Бисмиллә, аллаһүәкбәр, аллаһүмә тәккәббәл минһү», – дип әйтергә тиеш. Бу очракта ул: «Я Раббым Аллам, бу корбанны кабул ит аннан», – дип тәрҗемә ителә.  

– Корбан чалдырмыйча, бер сарыклык акчаны хәер итеп мохтаҗларга бирсәң дә ярыймы? Ул корбан чалдыру белән бер үк дәрәҗәдә савап саналачакмы?  

– Бу хакта шулай ук пәйгамбәребезнең хәдисләре юк. Әйткәнемчә, Корбан – якынаю дигән сүз. Корбан гаетендә менә шушы көнне кушылган гамәлләр кылынырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм шушы көнне иң яхшы сарык чалган. Без дә әнә шул үрнәккә таянырга тиеш. Үзебездән нәрсәдер уйлап чыгарып, корбан чалганчы, акчасын гына хәер итеп тапшырыйм әле дип эшне җиңеләйтү дөрес булмас. Динебез, Аллаһы Тәгалә кушкан кануннарны, боерыкларны үтәгән очракта гына сиңа савап булачак.

  – Корбанга чалынган малның тиресен ни эшләтергә?  

– Корбанга чалынган малның тиресен сатарга ярамый. Ул диндә тыелган. Әмма бер искәрмә бар. Кайбер галимнәр, әгәр кеше тирене кергән акчаны сәдака итеп тарату нияте белән сата икән, бу гамәл рөхсәт ителә, ди. Әгәр бу тирене файдаланып булса, аны берәр кешегә бирергә яки үзең кулланырга мөмкин. Кулланып булмаса, корбан малының тиресен күмәргә кирәк.  

Белеп торыгыз!  

Корбанга чалынасы малның:  

– бер күзе дә сукыр булмаска;  

– аягы аксамаска;  

– колаклары тулысынча киселмәскә;  

– тешләре коелмаска;  

– койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга;  

– имчәкләре үз урынында булырга;  

– талчыккан, хәлсез булмаска;  

– тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска;  

– чирләмәскә;  

– нәҗескә буялмаска тиеш.  

Татарстанның Казыйлар шурасы һәм Голәмәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу фарыз санала.  

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА

https://matbugat.ru/news/?id=37372

https://photo.tatar-inform.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: