Заман сулышы

ҖОМГА КОЙМАГЫ

Пәйгамбәребез: "Хикмәтле сүз – мөэминнең югалткан нәрсәсе. Аны кайдан тапса, шуннан алыр",- дигән.

“Хикмәт” илаһи илһам белән шайтани вәсвәсәне(котырту) аера белә торган куәттән вә үзенең иясен яхшы эшләргә этәрә торган дөрес гыйлемнән гыйбарәт булса да, бу урында дин яки дөнья өчен файда бирә торган гыйлемнәр вә мәгърифәтләрдән гыйбарәт булса кирәк. Шуңа күрә мөселманнарның дин вә дөньяларының алга китүенә, рәхәт яшәүләренә, хәят(тормыш) мәйданында җиңелмәүләренә сәбәп була торган гыйлемнәрнең һәрберсенә "хикмәтле сүз" дип әйтү туры килә. Шуның өчен мәзкүр(искә алынган) нәрсәләрне мөселманнар кайда гына тапсалар да, үзләренә алырга вә үзләренеке итеп шуның белән гамәл кылырга тиешле. Хикмәт табылган урын Ислам мәмләкәте булса да, булмаса да, аңа игътибар итмәскә, дин вә мәзһәбләрен тикшереп тормаска тиеш була.

Укый-яза белүнең кирәк түгел бер вакытында сахабәләр Бәдер сугышында әсирлеккә төшкән корәеш кабиләсе гарәпләреннән үз балаларын язарга өйрәттерделәр, ул мөгаллимнәрне мөселман түгел дип тормадылар.

Зәет ибн Сәбит хәзрәтләре ассирия вә яһүд телен өйрәнгән. Ул вакытта мөселманнар арасында ассирия вә яһүд телләрен белүче булмаганлыктан, табигый, моны башкалардан өйрәнгән булып чыга.
Әдәп вә әхлак хакында булган китапларның эчтәлекләре тикшерелсә, бик күбесе читләрдән алынганлыгы аңлашыла. Мөселман дөньясында булган суфичылыкның да читләрдән алынганлыгында тарихчыларның шикләре юк. Аларга яраган нәрсәләр бу заман мөселманнарына ни өчен ярамый?" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 188нче хәдис. 1916.)

Йә, Раббым, безгә файдалы гыйлем, хикмәт бир.

vk.com/irekmaydani

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: