9 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Лениногорскиның 104 белем бирү оешмасына зур тикшерү килде
Шушы көннәрдә Лениногорскида республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова рәислегендә тикшерү эшләрен оештыру эшләренә кагылышлы киңәшмә үтте, дип хәбәр итә ведомство сайты.
-
Лениногорскилылар сорау бирә: пенсия артачакмы?
Пенсия яшен арттырдылар бит инде. Аның нәтиҗәсендә хәзер пенсиядә булучыларның пенсияләре артамы?
-
Р.Миңнеханов Путинга һәм Назарбаевка Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында сөйләде
Татарстан Президенты дәүләт башлыкларына Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.
-
Быел Татарстанда 36 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән
Эш башлаучы кооперативларның һәркайсына 5 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган.
-
Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә
Казандагы концерт барышында Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.
-
КФУ эксперты якындагы атнада салкын буласын әйтте
Белгеч сүзләренчә, Татарстанга кыш ун көнгә соңарып киләчәк.
-
"Үзеңне сакла, бәгърем" - Зилә Мөдәррисова хикәясе
Гомер көзләренә кергән ир белән хатын әкрен генә сөйләшә. Тавышлары да, йөзләре дә боек. Бер-берсеннән яшьле күзләрен алмый, тимер рәшәткә аша гына кулларын кысып, бик борчылып сөйләшәләр. Ничек борчылмыйсың, төрмә бит бу...
-
Хәмдүнә Тимергалиева кабат шаккаттыра (ФОТО)
Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивале быел “Пирамида” сәхнәсендә 22 декабрь көнне унтугызынчы тапкыр узачак.
-
“Тынычлык һәм популярлык бергә була алмый”
Шоу-бизнес кысаларында гадилеген югалтмыйча калганнар өчен аерым “Кызыл китап” яза башларга вакыттыр. Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән якыннан таныш кешеләр нәрсә әйтергә теләвемне аңлар. Бу җырчының да уңышын вакытлыча гына дип юраучылар булмады түгел. Йә заман көенә биеп, үз исемен искә төшереп торачак, йә югалачак, имеш. Әмма ул үзе сайлаган юлыннан атлый, миллилекне өлге итеп алган иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Ә тормыштагысы шундыймы соң? Халык телендә “сандугач” дип йөртелгән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкәч, барысына да ачыклык керде шикелле.
-
Лениногорскиның яшь экологлары җиңүче булды
"Будет чисто" республика яшьләр экологик хәрәкәте фестивалендә экологик эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында Лениногорскиның "Будет чисто" яшьләр экологик хәрәкәте.
-
Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш? - "Сөембикә" журналы
Акча беркемгә дә җитми, чөнки керем арткан саен, ихтыяҗлар да, чыгымнар да күбәя.
-
2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды
Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәш: Баш авыртса нишләргә?
Башы авыртмаган кеше юктыр ул. Ә бит моңа игътибар итсәң, ул төрлечә авырта. Кемнеңдер чигәдән кысып ала да тиз генә ычкындырмый, кемнеңдер вакыт-вакыт баш арты ойый. Әйе, авырту төрле һәм үзгәрүчән була. Кайчак ул һич кенә дә тынгылык бирми, гел сулкылдый. Ә кайчакта башны күтәреп тә булмый, күз алмасына кадәр сызлый. Табиблар баш авыртуының 300 төрле сәбәбен китерә.
-
Лениногорскида балаларына алимент түләмәүчеләргә 46 җинаять эше кузгатылган
Лениногорск суд приставлары үзләренең балалары турында оныткан әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бара, административ җаваплылыкка тарталар. Быел 72 шундый беркетмә төзелеп, суд тарафыннан каралган. Унбер бурычлы административ арестка алынган, алимент түләмәгән 60 кешегә мәҗбүри эш билгеләнгән.
-
Лениногорскида Федорченколар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте
7 ноябрь көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә Алтын туйларын билгеләп үтү тантанасы узды.