Заман сулышы

ҖОМГА КОЙМАГЫ

Пәйгамбәребез: "Ышанычлыгы булмаган кешенең иманы, вәгъдәсенә тугрылыклы булмаган кешенең дине юк", - дигән.

"Вәгъдә бер нәрсәне үтәү вә башкаруны өстеңә алудан гыйбарәт. Ике кеше акыл вә шәригать каршында тыелмаган шартлар белән үз араларында килешү ясасалар, бу эш һәрберсенә карата вәгъдә була вә аны үтәү ләзем(тиеш) була. Бер кеше үз өстенә әманәт йөкләсә, аны саклау вә тиешле вакытында тиешле кешесенә тапшыруны өстенә алганлыктан, вәгъдә була. Әманәт вә ышанычлы булуның кыйммәте халыкның мөгамәләсеннән дә билгеле. Ышанычлы булган сәүдәгәрләр халыкларның ышанулары вә үзләренә һәрвакыт ишекләрнең ачык булуы сәбәпле, зур эшләр кылуга ирешәләр. Байлыклары бик зур булмаган адәмнәр дә ышанычлы булулары аркасында игътибар белән гомер сөрә алалар.

Бу хәдисне үзебезчә аңлатсак: "Ышанычсыз кеше – имансыз, сүзендә тормаучы кеше – динсез". Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 196нчы хәдис. 1916.
Раббым, безгә үз өстебездәге әманәтләрне үтәргә ярдәм ит. Вәгъдәләребезне бозудан сакла.

чыганак:vk.com/irekmaydani

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: