Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Организмны уразага ничек әзерләргә? Сәхәр һәм ифтарга нәрсә ашарга?

Рамаз ае башлануга бер атнадан артык вакыт калып бара. Ураза тотарга ничек әзерләнергә? Нәрсә ашарга?

Ураза тотуның якынча 20 сәгатькә сузылуын исәпкә алып, озак эшкәртелә торган, үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составында була торган матдәгә (клетчатка) бай ризыклар ашарга кирәк. Озак эшкәртелә торган азыкларга арпа, бодай, солы, манный, тары, кузаклылар, шомартылмаган дөге, иләнмәгән он керә.

Клетчаткага бай азыкларга көрпәдән торган продуктлар, бөтен килеш төелгән бодай бөртеге, орлыклар, яшелчәләр (яшел кузаклылар, борчак, кечкенә кабаклар), кукуруз, шпинат, кызыл чөгендернең тимергә бай яфраклары, кабыгы белән җиләк-җимешләр, миндаль, киптерелгән абрикослар, инжир һәм сливалар керә.

Сәхәргә ашала торган ризыкны әзерләгәндә анда җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән дә, иттән дә (тавык, балык), ипидән дә (кыяклылар) һәм сөт ризыкларыннан да берәр әйбер булырга тиеш.

Белгечләр уразада гади генә ризыклар әзерләргә киңәш итә. Бигрәк тә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән төрле салатлар ясау хуплана. Аларны йогырт, үсемлек майлары белән катнаштырырга мөмкин. Мондый салатлар ашказанының лайлалы тышчасын ярсытмый, ашкайнатуны яхшырта.

Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Бәрәңге, борчакны изеп ясалган ясалган ашлар ашказаны өчен бигрәк тә файдалы.

Кыздырылган итләр һәм балык урынына кош итен томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда котлетлар әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.

Белгечләр сәхәргә карабодай, дөге, тары ярмасы, борчактан пешерелгән боткалар ашарга тәкъдим итә. Нык пешкән боткалар ашказанының лайлалы тышчасын саклый. Шулай ук суга бай булган персик, банан, алма һәм груша ашау хуплана. Алар биргән энергия озак саклана.

Авыз ачкач, ашказанны шундук су һәм азык белән тутырып куярга кирәк түгел. Сөекле Пәйгамбәребез ифтарны хөрмә җимешләре белән башлый торган булган, аннан соң намазга баскан. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрсәң, аларның эшкәртелүе һәм билгеле бер өлеше шикәргә әйләнүе өчен күп вакыт кирәк. Хөрмә көч бирүче җимеш буларак билгеле. Көн дәвамында беткән хәлне кайтарырга ярдәм итә.

Кичке ашка яшелчә, балыктан диетик, аз калорияле, сөтле азыклар әзерләргә киңәш ителә. Кичен ит ризыклары белән мавыкмаска кирәк.

Белгечләр фанта, пепси кебек газлы эчемлеклекләрдән ерак торырга чакыра. Алар ашказанының ярысын ярсыта. Соклар, минераль су һәм үлән чәйләре эчү хуплана.

Азык әзерләгәндә тәмләткечләр, суган, сарымсак, кинза, тмин, горчицаны чамалап кулланырга кирәк. Алар тоз кислотасы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән бергә аппетитны да яхшырта. Бу үз чиратында ашказаны лайласына зыян салырга мөмкин. Сәхәргә тозлы һәм тәмләткечләре артык булган ризык ашасаң, коне буе су эчэсе килечек.

Киңәшләр:

Уразага хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк. Иң мөһиме — суны тиешле күләмдә эчү. Ул кайнатылмаган чишмә суы булырга тиеш. Бер кг авырлыкка — 30 мл. Әгәр дә кеше 50 кг дип алсак, көне буена аңа литр ярым су эчәргә киңәш ителә. Моңа сок, чәйләр керми, фәкать чиста су. Ифтарда, ашый башлаганчы, су эчегез. Иртән сәхәрдә күп итеп су эчеп булмый, шуңа да аның күп өлешен авыз ачканда эчү дөрес. Ашарга 20 минут кала су эчү тоз кислотасын яхшырта һәм ризык әйбәт үзләштерелә. Авыз ачканда күпләр хөрмә җимешен кабып куя. Аңарда глюкоза бар, ул шунда ук организмга энергия бирә. 

Йоклау режимын саклау да мөһим. Кичке тугыздан төнге икегә кадәр йоклау аралыгында мелатонин исемле гормон бүленеп чыга. Ул бөтен гормоннарны да көйләп тора. Гел баллы әйбер ашыйсы килү дә шул гормон җитмәү белән бәйле. Ураза вакытында да сәхәргә кадәр берничә сәгать йоклап алырга тырышыгыз. Кайберәүләр ифтардан соң сәхәргә кадәр бөтенләй ятып тормый. Болай ярамый! Организмыбыз хәл алырга тиеш.

— Ураза тоту җиңелрәк булсын өчен рамазан аена күпмедер вакыт кала ашауны киметергә кирәкме?

— Дөрес итеп тукланганда, моңа ихтыяҗ юк. Сезнең тәлинкәдә беренче чиратта 100 гр ит булырга тиеш. Аннан артыгы кирәкми, чөнки ферментлар аны эшкәртеп бетерә алмый. Йокларга ятканда тизрәк эшкәртелә торган, әйтик, тавык ите, балык, йомырка ашагыз. Сәхәргә сыер, сарык, ат итен пешерегез. Итне ат маенда яки туң майда, яки эретелгән акмайда, йә булмаса чистартылган авокадо маенда кыздырып алыгыз. Әмма итне каты кыздырмагыз, чөнки ул тиз картаюга китерә. Май ашаудан да курыкмагыз. Ул да көне буена бер кг авырлыкка бер гр булырга тиеш. Ягъни 50 кг лы кешегә 50 гр булып чыга (уразада аны ике тапкыр ашауга бүләсез). Әмма аның 14 гр гына сыер мае була, калганы салатлар ясаганда кулланыла торган үсемлек мае. Сыер маеның майлылыгы 82,5 процентлы булсын. Төп ризык янында гел яшелчә булырга тиеш. Гарнирга ярмаларны пешерер алдыннан суда тотыгыз. Иртән сәхәргә шуларны ашасак, организмыбызга аксым, да, май да, клетчатка да керә дигән сүз. Итле аш та бик файдалы. Сәхәрдә мөмкин булмаса да, киңәш итеп әйтәм: ашагач та кырык минут (кимендә егерме минут) су яки чәй эчмәскә тырышыгыз. Ферментлар су белән буталса, ризык начар эшкәртелә. Каһвә һәм кара чәйне бөтенләй эчмәсәгез дә була. Ә үлән чәйләрен рәхәтләнеп эчә аласыз. Сәхәргә чикләвекләр дә ашарга мөмкин. Әмма аларны кимендә дүрт сәгать суда тотыгыз.

Мәгълүмат Догалар. Көн дә кирәкле догалар ВКонтакте төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев