Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Равил хәзрәт Зөфәров: "Дин бурычка алуга да, бирүгә дә каршы түгел. Әмма..."

Түләмәү нияте белән бурычка алган кеше – карак Әҗәтле калып бу дөньядан китеп барсаң, кыямәт көнендә ничек җавап бирерсең? Бүген бурычсыз яшәүчеләр сирәктер ул. Юк юк дигәндә, дус-туганнан да, күршедән дә әҗәт алгалыйбыз.

Ә динебез моңа ничек карый? Ислам динендә бурычка бирү һәм алу тәртипләре бармы? Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән без шулар хакында сөйләштек.

– Хәзрәт, дин буенча бурычка алу рөхсәт ителәме? 
– Тормышта төрле хәлләр күзәтелә. Адәм баласының ризыкка, саулыкка мохтаҗлык кичергән чаклары да була. Кесәдән шунда ук алып түләргә акча таба алмаганда, күршебез йә туганыбыздан әҗәткә алырга туры килә. Бүген син аласың бурычка, иртәгә мин алырга мөмкинмен. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, тормышны шулай алып барабыз. Бу бүген генә барлыкка килмәгән, электән үк шулай килә. Шәригатебездә дә ул рөхсәт ителә, әмма аны нинди нияттән алуыңа карап. Шуның өчен бурычка бирүнең дә, аны алуның да үз тәртипләрен белергә кирәк. Гомумән, мәгыйшәтебезне тотрыклы, матур һәм җай белән алып бару өчен, динебездә билгеле бер кагыйдәләр бар. Шуларны үтәгәндә генә тормышыбыз тәртип, иминлек белән бара. Бурычка бирү, аны кайтарып түләү мәсьәләсе дә динебездә күрсәтелгән. Аңа хәтта Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә тулы бер аять тә багышлана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең хәдисләрендә дә урын алган ул. Әйткәнемчә, дин бурычка алуга да, бирүгә дә каршы түгел. Әҗәткә бирү әле ул саваплы да гамәл. Пәйгамбәребез: “Берәр нәрсәне бурычка бирү сәдакадан хәерлерәк”, – дигән. Әмма шул ук вакытта әҗәтне биргәндә аңлап, фикерләп бирергә кирәк. Күңелебезгә бик ятып бетмәсә дә, бурычның кайчан алынуы һәм кайсы көнгә кайтарып бирү шарты белән бирелүен язмача теркәп куегыз. Моннан кыенсынырга кирәкми, чөнки аны Аллаһы Тәгалә Үзе шулай кушкан. Тагын бер шарт – гөнаһлы эшләр өчен әҗәт бирү тыела. 

– Бурычка алган кеше өчен нинди кагыйдәләр бар?
– Бурычка алмый тору мөмкинлеге булганда, аны алудан сакланырга тиешбез. Алгансың икән, сөйләшенгән вакытка яки мөмкинлегең булуга, кайтарып бирергә, чөнки ул – кеше хакы. Син кемнеңдер малын яки акчасын вакытлыча алып торган булып саналасың, ул исә әманәт, сөйләшенгән-килешенгән сүз. Түләрмен әле бер дип, бу эшкә җиңел карарга кирәкми, югыйсә зур гөнаһлы булуың бар. Пәйгамбәребез (с.г.с.), түләмәү нияте белән бурычка алган кеше – карак, дип әйтте. Кызганыч, мондый күренешләр безнең җәмгыятьтә еш күзәтелә. Бу – Аллаһ каршында иң зур хәерсез гамәл. Аның икенче ягы да бар – кеше сиңа бик кирәк вакытта да бурычка бирмәскә мөмкин, шул рәвешле кешеләр арасында ышаныч югала. Бурычыңны кайтармый калып бу дөньядан китеп барудан Аллаһ сакласын. Синең өчен аны түләүче булырмы? Кыямәт көнендә ничек җавап бирерсең? Болар хакында, һичшиксез, уйланырга кирәк. Рәсүлебез дә үзенең хәдисләрендә бу мәсьәлә җиңел карамаска өнди.    

– Кыямәт көнендә аларны нәрсә көтә?  
– Бу дөньяда кылган игелекле гамәлләрең сиңа бурычка биргән кешегә күчә. Алар җитмәсә, аның гөнаһлы гамәлләре дә сиңа күчәргә мөмкин. Пәйгамбәребез бер хәдисендә бурычлы булып үлгән кешеләр турында, каберләрендә богауланган хәлләрендә ятарлар, кемдер аның әҗәтен түләгәнгә кадәр, ди. 

– Әгәр дә ул бурычы барлыгын онытса? Элемтәләре югалса?
– Шуңа да шәригатебез бурычка биргән кешегә генә түгел, аны алучыга да язып куярга куша. Җәмәгатебез, улыбыз, кызыбызга да кемгә күпме бурычың барлыгын әйтеп куярга тиешбез. Моңа буш сүз итеп карарга кирәкми, киләчәгебезгә бәйле җитди әйбер ул. Бу дөнья өч кенә көнлек булса да, аның бәһасе бик зур. Кеше хакына керүдән сакланырга кирәк! Тормыш булгач, элемтәләр дә югалырга, син тиеш булган кеше вафат булырга да мөмкин. Шуңа да карамастан, элемтә югалды дип утырырга кирәкми, эзләргә, сорашырга тырышыгыз. Алай да булмаса, шул кеше исеменнән сәдака итеп бирергә тиешбез. Иң мөһиме – синең ниятең дөрес булу. Әгәр дә, ул кеше юк икән инде, дип кул селтәсәң, гөнаһка батуың да бар. 

– Әҗәткә биргән акчасын кире ала алмаган кеше аны сәдака булсын дип калдыра аламы? Ул сәдакадан китә аламы?
– Әлбәттә калдыра ала. Бурычны кичерү, гафу итү, әҗәте булган кешегә карата күркәм мөгамәләдә булу бик тә әҗерле гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә сөйләнгәнчә, кыямәт көнендә бер бай китерелер, аның яхшы гамәлләрен карый башласалар, алар арасында бер генә хәерле гамәле бар ди, ул да булса, бурычка биреп торуы, әгәр дә аны түли алмасалар, ул кешеләрне кичереп килгән. Моны хәтта үзенең улына да өйрәтеп калдырган. Аллаһы Тәгалә бу бәндәсенә карап, без сине гафу итәргә хаклыракбыз, ди. Ул кешеләрнең бурычларын кичергән кебек, Аллаһ Раббыбыз аның Үзе каршындагы бурычларын үтәп бетермәвен дә гафу итә.  

– Бурычын түләргә ашыкмаган кешегә аны искә төшерергә дә кыенсынабыз бит...
– Җайлап кына әйтеп, исенә төшерергә хакыбыз бар. Бәлки ул чынлап та оныткандыр.  

– Бурычка биргән акчаны арттырып алу шарты да бар. Белүемчә, ул зур гөнаһ. 
– Бу динебездә риба дип атала һәм иң зур харамнарның берсе дә ул. Биргән акчасын арттырып алырга гадәтләнгән кеше турында Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә, кыямәт көнендә шайтан шаукымы тигән кыяфәттә кубарылыр, ди. Бу Аллаһка, аның Пәйгамбәренә каршы сугыш башлаган кеше төсле, ягъни моңардан да ахмаграк хәл була алмый. Имам Әгъзам Әбү Хәнифә хәзрәтләре бик эссе бер көнне үзенең шәкерте белән шәһәр урамы буйлап йөргәндә бер йорт ышыгына килеп басалар. Сүз арасында Әбү Хәнифә бу йортның аңардан бурычка алган кешенеке икәнен белеп ала да, аның ышыгыннан тизрәк китеп бара. Аның миңа бурычы да бар, әле тагын шуның йортының ышыгында басып торсам, рибадан булыр, ди. Менә нинда тәкъва кеше булган ул. Без исә моның риба булырга мөмкинлеге турында уйлап та бирмибез. Шул ук ипотека, кредит алудан да сакланырга кирәк. Аны алганчы, дини белеме булган кеше белән киңәшләшү зарур. Хәзер инде ипотеканың дин күзлегеннән рөхсәт ителгән төрләре дә бар. Өлешләп түләү булсынмы, башкасымы – һәрберсе шәригать күзлегеннән, Коръән аятьләре, Рәсүлебезнең хәдисләре, галимнәребезнең аңлатмалары илә карала-тикшерелә.

– Әҗәттән саклану өчен дога бармы?
– Динебез Аллаһка ялваруны мәгъкуль күрә һәм бу бик саваплы гамәл. Ә дога кылмаган кеше тәкәббер кеше була. Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәтта, аяк киемнәрегезнең бауларын бәйләгәндә дә Аллаһ Раббыбызны искә алыгыз, дигән. Әҗәт тормышыбызда бик мәшәкатьле, җитди мәсьәлә булып тора. Гомәр ибн Хаттаб, әҗәтнең башы кайгы, дип юкка гына әйтмәгән. Шуңа да Рәсүлебез һәрдаим дога кылып, йа Раббым, бурычның авырлыгыннан, кешеләр алдында түбән булудан сакла, дип ялварган.  

Бурычка бирүче кеше өчен кылына торган дога
Бәәракәллааһу ләкә фии әһликә үә мәәлик.
Аллаһ гаиләңә игелек һәм малыңа бәрәкәт бирсен!
*
Бурычны кайтарып биргәндә укыла торган дога
Бәәракәллааһу ләкә фии әһликә үә мәәлик. Иннәмәә җәзәәәә үәссәләфил-хәмдү үәл-әдәәәә и.
Аллаһ гаиләңә игелек һәм малыңа бәрәкәт бирсен! Әлбәттә, бурычка биреп торган өчен бүләк – мактау һәм бурычны кайтарып бирү!

http://shahrikazan.ru/news/din/din-buencha-burychka-alu-rkhst-itelme

Фото http://dumrt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев