Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Казанда трамвай 15 яшьлек кызны бәрдергән, алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән

Бүген көн уртасында Казанның Отрадная урамындагы 32нче йорт каршында трамвай 15 яшьләр тирәсендәге кызны бәрдергән.

 Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, кыз тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан. Трамвай йөртүче кисәк тормозга баскан, әмма туктап өлгерә алмаган. Авария нәтиҗәсендә кыз шунда ук һәлак булган.

«Хәзерге вакытта тикшерү бара, фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана. 4нче маршрутта йөрүче трамвайлар хәрәкәте туктатылган», - дип ачыклык керттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе үсмернең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев