Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Керчьта көллият студентларына атучының шәхесе ачыкланган

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты Керчь политехника көллияте студентларына аткан егетнең шәхесен ачыклаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.

 

“Тикшерү комитеты Керчь политехника көллиятендәге һәлакәт факты буенча җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар һәлакәт урынын тикшерергә кереште. Мәетләрне тикшергәннән соң, кешеләрнең утлы корал ярасыннан үлүләре ачыкланган”, - диде Светлана Петренко.

Видеоязмалар өйрәнелгән һәм һәлакәт алдыннан көллияткә мылтык белән килгән егетнең шәхесе ачыкланган. Ул көллияттә 4 курста укучы 18 яшьлек Владислав Росляков. Аның утлы корал ярасы булган үле гәүдәсен уку йортының бер бүлмәсендә тапканнар.

Тикшерүчеләр егет студентларга һәм укытучыларга аткан, аннары үз-үзенә кул салган дип уйлый. Шул сәбәпле, “Террорчылык акты” маддәсе буенча ачылган җинаять эше “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырылган.

«Татар-информ» агентлыгы бүген көндез Керчь политехника көллиятендә шартлау булды дип хәбәр иткән иде. 13 кеше үлгән, тагын иллегә якын кеше зыян күргән. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең күбесе яшүсмерләр булуы хәбәр ителә.

Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем эшли, якын арада суд-медицина һәм башка экспертизалар билгеләнәчәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173620/

news.mail.ru/incident/35081382/gallery/882014/ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X