Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Әлмәттә мебель цехында янгында һәлак булган икенче кеше мәетен таптылар

Мебель цехындагы янгында ике кеше үлде, тагын ике кешегә ис тигән, аларны хастаханәгә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләр Әлмәттәге мебель цехында һәлак булган икенче кеше мәетен тапкан. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Объездная урамында урнашкан бинада янгын турындагы хәбәр бүген көндезге уникенче яртыда 112 номерына килгән. Урынга коткаручылар киткән. Янгынга икенче ранг бирелгән.

Янгын сүндерүчеләр "Агат" сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклый. Янгын мәйданы 240 квадрат метр тәшкил итә. 11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән.

Әлеге янгында предприятиедә эшләүче бер ир-ат һәлак булганын  хәбәр иткән идек.
12.35 сәгатьтә ачык ут сүндерелгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев