19 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан гражданнары пенсиягә чыкканга кадәр биш ел пенсия алды яшендәге булып саналачак
Дәүләт Советы утырышында пенсия алды яшендәге гражданнар категориясе билгеләнгән закон проекты кабул ителде.
-
Лениногорскилылар, иртәгә Татарстанда томан көтелә
Республикада киләсе атнада −30 градуска кадәр суытачак, дип фаразлыйлар.
-
Әлмәттә мебель цехында янгында һәлак булган икенче кеше мәетен таптылар
Мебель цехындагы янгында ике кеше үлде, тагын ике кешегә ис тигән, аларны хастаханәгә озатканнар.
-
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә ата-аналар шимбәсе узды
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә мәктәп һәм гаиләнең үзара эшчәнлеген ныгыту, гаиләне бердәм белем бирү системасына тарту максатыннан “Гаилә калейдоскобы” дигән ата-аналар шимбәсе традицион рәвештә уза.
-
Лениногорскилыларга сүз хикмәте турында
Уйламыйча, телдән ялгыш ычкынган яисә уйнап кына әйткән сүзнең дә киң җиһанда яңгыраш табуы һәм яхшы-яман булып үзеңә кире әйләнеп кайтуы, киләчәкне программалаштыру көченә ия булуы хакында дөнья галимнәре, күптөрле тәҗрибәләр үткәреп инанган. Әйткән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгъзаларны да! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез.
-
Лениногорскилылар игътибарына
Малайлар өчен лагерь эшлиячәк
-
Әлмәттә мебель цехында янгында бер кеше һәлак булган
Тагын ике кешегә ис тигән. Аларны хастаханәгә озатканнар.
-
Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Шәймиев “Теләкләр чыршысы” янына “Дуслык” приюты өчен бүләк салды
“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе традицион рәвештә һәр елны Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советында уза.
-
Бөгелмәдә җиңел машинага ут төрткәннәр
Безнең илдә эшләнгән җиңел машина кичә көндез Клуб урамында янган.
-
Лениногорск районына мәктәп автобусы тапшырылды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәгариф учреждениеләре вәкилләренә мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.
-
Лениногорскилылар бүләкләнде
Мэриянең утырышлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның бизнес берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.
-
Лениногорск спортчысы Кудо буенча икенче урын алып кайтты
Лениногорск спортчысы, "JABBAR" клубы тәрбияләнүчесе Камил Газизов (7нче мәктәп укучысы) тренер Шагапов Ильгинар җиәкчелегендә Кудо буенча Идел буе федераль округының Беренчелегендә катнашты.
-
Күрше районда Элвин Грей концертыннан 500 кеше эвакуацияләнгән
Азнакайда Элвин Грей концерты барган мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнде
-
Сорау арты сорау туа. Өстәмә пенсия кемгә тиеш? - "Ватаным Татарстан"
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак.
-
Көндез республикада -16 градус салкын булачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.