Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Акыл теше турындагы мифларны ачыклыйбыз

Акыл теше. Сүзен ишетүгә үк калтыратып куя, әйеме? Өстәвенә аның турында меңләгән миф йөри. Әйдәгез, бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле.  

 

Акыл теше башкаларыннан күпкә соңрак чыга торган гап-гади тешләр. Алар - рудимент, ягъни бүгенге көндә организмыбызга кирәк түгел. Ә хәзер мифларга күчик:

1 миф. Акыл теше яшүсмер чакта чыга башлый.

Бу бик үк дөрес түгел: гадәттә, әлеге тешләр 18-25 яшләрдә чыга. Ә кешелекнең 10-15% ында бу тешләр бөтенләй чыкмый ала. Кайберәүләрдә 1-2се чыгып, калганнары чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә норма булып авызда 28-32 теш булуы санала.

2 миф. Акыл теше чыккан вакыттагы авыртуга түзәргә кирәк.

Әлеге тешләр чыкканда һәр кеше диярлек дискомфорт тоя. Тән температурасы 1-2 градуска күтәрелә, казналыклар авырта. Әгәр уртлар (десна) һәм казнылыклар бик нык авыртса, уртлардан кан яки үлек чыкса, яңаклар шешсә, түзеп йөрергә кирәкми. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү мәслихәт.

3 миф. Акыл тешен алдырырга кирәк. Чыккан вакытта ук алдырсаң тагын да яхшы.

Акыл теше гадәти тешләрдән берни белән дә аерылмый. Әгәр дөрес итеп чыксалар һәм комачауламасалар, аларны алдырырга кирәкми.

4 миф. Акыл тешен алдыру куркыныч, авыр һәм авыртулы уза.

Бүгенге заманда теш алдыру алай ук ​​куркыныч вакыйга түгел. Аны алдыру күп дигәндә 1-3 минутка сузылачак. Тешне алдырганнан соң ашамаска киңәш ителә. Кайнар эчемлекләр эчәргә, теш алган урынга тел белән кагылырга ярамый. Табиб киңәшләрен вакытында үтәгәндә яра 5-7 көн эчендә төзәлә.

5 миф. Акыл тешен дәвалап тормыйлар, алдыралар гына.

Юк, монысы да дөрес түгел. Бу тешләр кариеска тизрәк бирешүчән, әмма аларны дәваларга мөмкин.

 

ЧЫГАНАК:  http://yalkyn.com/tejribe/30767/

ФОТО: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев