Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Алмагачны авырулардан ничек сакларга?

Көзен матур, сәламәт алмалар җыяр өчен җимеш агачларын вакытында “дәвалап” торырга кирәк. Бу уңайдан белгеч киңәшләре ярдәмгә килер.

Монолиоз, яки алма һәм груша җимешләренең кояшка януы — күпчелек бакчачыларның баш бәласе. Җимеш агачларына начар йогынты ясаучы, еш очрый торган авыруларның берсе ул. — Бу йогышлы авыру агачлар чәчәк аткан вакытта килеп чыга. Гөмбәчек чәчәкләрне зарарлый. Нәтиҗәдә яшь яфраклар һәм җимешләр көрән төскә керә. Авыру таралса, агачның ботаклары корый. Агачта калган җимешләр җайлап кына көрәнләнә һәм кибә, — ди Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова.

Язын агач шулай ук былтыргы җимеш калдыклары, зарарланған яфраклар аша авырып китүе ихтимал. Кызганычка каршы, язгы һава торышы да, җимеш агачларының бу авыру белән зарарлануы өчен шартлар тудырды. Бакчаны әлеге авырудан ничек сакларга соң?

Иң башта бөтен кипкән ботакларны кисеп чыгарга, агач астыннан былтыргы үлән һәм җимешләрне җыеп алырга кирәк. Әгәр агачларыгыз зарарланган икән, фунгицидлар кулланмыйча, авыруны җиңеп булмый. 1 процентлы бакыр купоросын һәм 100 грамм бордос кушылмасын 10 литр су белән болгатып, агачларга сиптерергә кирәк. Бу эшләрне иртән, яисә кичен җил булмаганда башкарырга киңәш ителә, дип яза Кызыл таң.

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/almagachny-avyrulardan-nichek-saklarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев