Заман сулышы

Баклажан үстерү серләре

Мәшәкате күп дип, күпләр әлеге гаҗәеп яшелчәне үстерми. Әмма берничә серен белсәң, безнең бакчаларда да баклажаннан мул уңыш алырга була. Баклажан өчен өч шарт мөһим: җылы, якты, дым.

Сортларны дөрес сайлагыз. Безнең якта җәй кыска. Шуңа күрә иртә һәм уртача өлгерешлеләренә тукталыгыз.

Яктылык, яктылык, яктылык! Февральдә әле көн кыска, үсентеләрне өстәмә яктыртырга кирәк була. Кибетләрдә фитолампалар сатыла.

Әмма гадәти «көн яктысы» биргән лампа астында да начар үсми ул. Җәй көне үсәсе түтәлгә исә көнгә 12 сәгать кояш төшүе мөһим.
Җылылык, җылылык, җылылык! Хәтта сибә торган су да җылымса булсын! Туфрагы чебенләсә, сарымсак яки суган кабыгы төнәткән су сибегез.

Баклажан ашлауга сизгер. Уч төбе кадәр эре яфракларны үстереп өлгертер өчен, аны тишелеп чыгып, бер атна узуга ашлый башларга кирәк. Баклажан бик тә фосфорлы ашламаларны ярата.

Туфракка күчереп утыртырга бер атна кала, үсентеләрне мондый состав белән эшкәртегез: 2 литр суга 0,5әр г бор кислотасы, марганцовка һәм бакыр купоросы салып болгатыгыз. Бор белән бакыр купоросын башта аерым-аерым кайнар суда эретегез.

Күпләрнең теплицалары яки парниклары бардыр. Аларга баклажан үсентеләрен май урталарында чыгарып утыртырга була. Бер мөһим әйбер: баклажан өчен биек, җылы түтәлләр әзерләргә кирәк. Иң дөрес биеклек: 80 см. Түтәл астына коры кура, чыбык-чабык, иске салам, печән, узган елгы яфракларны салып калдырырыгыз. Астан суык бәреп торырлык булмасын. Хәтта иске такталар салып калдырсагыз да ярый. Иң өскә черемәле уңдырышлы туфрак салынып, алсу төстәге марганцовка эремәсе сибәбез. Булса, фитоспорин эремәсе дә бөркергә кирәк. Ул фитофтора гөмбәсеннән.

Баклажаннарны көннең икенче яртысында утыртырга кирәк. Утырту чокырларны мул итеп су салып чыгабыз. Су сеңгәч, үсентеләрне утыртабыз. Туфракка черемә салмаган булсагыз, чокыр төбенә ике кушуч черемә салып, туфрак белән катнаштырыгыз.

Реклама

Теплица булмаганда, баклажаннарны түтәлгә утыртырга ашыкмагыз. Өсләрен каплап кына, аларга җитәрлек җылыга ирешүе кыен. Ачык грунтка утыртканда да түтәлләрне биек итеп ясарга кирәк, астан тамырларын салкын бәреп торганны баклажан яратмый. Рәт араларын гел йомшартып, туфракның җылынуын тәэмин итеп торыгыз.

Түтәлгә күчергәч, үсемлекләрне ике-өч атнадан гына ашлый башлыйбыз. Иртәрәк кирәкми, әле тамыр системасы җитлекмәгән була. Җәй башында  үсемлекләрне тирес яки тавык тизәге ачытып ашлыйбыз. Чәчәк атканда кычыткан ачыткысына күчәбез. Чәчәк ату тоткарланса, калийлы ашлама кертергә кирәк. Иң яхшы калыйлы ашлама – көл.


Баклажан дым ярата. Дым җитмәсә, чәчәк бөреләре коела башлый. Дымны саклау өчен, түтәл өстен салам яки кипкән үлән белән мүлчәләп куярга кирәк.

 

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/baklazhan-ster-serlre

Фото: https://pixabay.com/

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: