Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чәчемне матур кисмәсәләр түләмәскә мөмкинме?

 Әгәр дә чәчтарашханәдә күрсәткән хезмәтләре ошамаса, түләмәскә мөмкинме? Һәм алар өстеннән кая шикаять язып була?


– Төрле азык-төлек кибете кебек үк, һәрбер матурлык яки чәчтараш салоны күрсәткән хезмәтләре өчен үз кулланучылары каршында җавап тота. Бу хакта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 12нче маддәсендә язылган.

Мастер, чәч кисү, буяу яки башка процедура булсын, маникюр-педикюр булсын – мәҗбүри тәртиптә күрсәтеләчәк хезмәт процессын тулысы белән, ахыргы нәтиҗәсенә кадәр кулланучыга аңлатырга тиеш.

Әгәр дә сезнең чәчләрне начар кискәннәр икән, сыйфатсыз хезмәт күрсәткәннәр дигән сүз. Инде бернәрсә дә эшләтеп, хәлне яхшы якка төзәтеп булмаган очракта, түләмәскә мөмкин.

Әгәр дә башкаручы тарафыннан җитешсезлекләр төзәтелмәсә яки алар төзәтелерлек булмаса, күрсәтелгән хезмәт өчен түләгән акчагызны һәм килеп чыккан хәл белән бәйле башка чыгымнарыгызны таләп итә аласыз.

Ә инде чәчтараш оешмасы белән клиент арасында бәхәс килеп чыккан икән, аны судка барып җитмичә генә чишү өчен, акчагызны кире кайтаруларын, зыян өчен һәм мораль компенсация таләп итеп, башкаручыга язма дәгъва юлларга кирәк.

Чыганак: http://yashel-uzan.ru/news/ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99r/chchemne-matur-kismslr-t

ФОТО: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев