Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чөгендер һәм башка яшелчә сабакларын ничек файдаланырга?

Бакча сезоны уртасында бакчада үстерелә торган культуралардан күп сабаклар барлыкка килә.

 

Җыелган уңыштан кала торганнарны үз участогыгыз өчен  файдалы итеп кулланырга мөмкин. Бу хакта «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Бәрәңге һәм помидор сабаклары

Паслен культуралары сабагын терлек азыгы өчен кулланырга ярамый, чөнки аларда агулы матдә – соланин бар. Хуҗалыкта аны башка якка кулланалар.  Бәрәңге һәм томат сабагын җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар янында, яфракларында төрле таплар булмаган очракта, туфракны мүлчәләүдә кулланырга мөмкин. Шулай ук компостлы өем салуда кулланырга яки түтәлләрдә ашлама сыйфатында калдырырга да ярый, ул чакта алар җир белән икенче елга казып алыначак.

Чөгендер сабагы
Чөгендернең яшел сабаклары өлгерү процессында начарланмый. Аны хәтта төрле салатлар яки ашлар әзерләү өчен кулланалар.  Шулай ук чөгендер сабагын үлән белән тукланучы хайваннарга ашатырга калдыралар.
Чөгендер яфракларын көзге сарымсак янындагы түтәлләрне мүлчәләүдә  кулланырга мөмкин. Шулай ук чөгендер яфраклары белән күпьеллык чәчәкләрнең, яшь агачларның һәм куакларның тамырларын ябалар, бу аларга исән-сау кышларга ярдәм итәчәк.

Кишер сабаклары

Кишер сабагын мүлчәләү сыйфатында бакча җиләге һәм башка җиләк туфрагында кулланырга була.   Аны грунтка табигый ашлама буларак күмәләр һәм компостлы күчкә күмәләр. Татлы тамырлар үләне шулай ук декоратив куаклар һәм чәчәкләрне салкыннар башланыр алдыннан җылытып торалар. Кыш эчендә ул чери һәм ашлама булачак.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев