Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Даруларны грейпфрут согы белән эчәргә ярамый

Җиләк-җимешләрне без файдалы ризык буларак кулланабыз. Мәсәлән, грейпфрут - зур цитрус җимеш – витаминнарга һәм кирәкле матдәләргә бай. Шуңа күрә дә, кайсыбер дару препаратларын кабул иткәндә грейпфрут һәм аның согы катнашкан ризыкларны ашау катгый тыелуы гаҗәп тоела. Моның ни белән бәйле булуы мөмкин?

 Кешенең эчәклегендә һәм бавырындагы СҮР3А4 ферменты кеше организмындагы метаболизмда катнашучы иң әһәмиятле матдә. Ул дару препаратларының төрле компонентларын таркатырга һәм чыгарырга ярдәм итә. Грейпфрутта булган актив матдә – фуранокумариннар СҮР3А4 белән реакциягә кереп, әлеге ферментның эшенә йогынты ясарга мөмкин. Даруның төренә карап аның эшчәнлеге дә төрле була тала: фермент үз функцияләрен йә яртылаш кына башкара, йә булмаса арттырып үти. Беренче очракта дару организмда туплана, ә икенчесендә – дару бар көченә тәэсир итми. Шул ук вакытта, грейпфрут катнашкан азыкларны кулланганнан соң, фуранокумаринның ферментларга йогынтысы 72 сәгать дәвам итә.

Димәк, СҮР3А4 эшчәнлегенең бозылуы, организмда дару матдәләренең артып китүенә (передозировка) яки җитешмәвенә китерергә мөмкин. Бу үз чиратында кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый һәм күңелсез нәтиҗәләргә китерә. 

Чыганак:http://yashel-uzan.ru

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев