Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Елга бер тапкыр бушлай юлламалар

Пенсионерлар елга бер мәртәбә шифаханәләргә бушлай юлламага өмет итә ала. Ул түбәндәге затларга бирелә:

-сугыш инвалидлары;

-Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

-хәрби хәрәкәтләр ветераннары;

-1941 елның 22нче июненнән алып 1945 елның 3нче сентябренә кадәр, гамәлдәге армия составына кермәгән хәби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку оешмаларында 6 айдан да ким булмаган вакыт аралыгында хезмәт иткән хәрбиләр;

- алда күрсәткән вакыт аралыгында хезмәт иткән өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр;

-“Жителю блокадного Ленинграда” билгесе белән бүләкләнгәннәр;

-Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби объектларда эшләгән затлар;

-һәлак булган сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары;

-Чернобыль АЭСы яки Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары катастрофалары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына эләккән затлар.

Шифаханәгә юллама алу өчен дәвалаучы табибтан белешмә кирәк булачак. Дәвалану вакыты 18 көн.  Шифаханәгә бару-кайту юл акчасын пенсионер-льготникка дәүләт түли.

Моннан тыш, пенсионерлар өчен музейларга, театр һәм күргәзмәләргә билетлар да ташламалы (бәясеннән 50%ка кадәр) яки бушлай булырга тиеш.

Фото http://nf.msr.mosreg.ru алынды.

чыганак:http://yashel-uzan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X