Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ит артыннан — авылга

Русиялеләр елына уртача 70 кг ит ашый. Бу — европалылар кулланганга караганда ике тапкырга кимрәк. әле иткә ниндидер катнашмалар тутырганнарын истә тотсаң, уртача статистик мәгълүмат тагын да кими.

Чынлыкта, кибеттән сатып алынган бер килограмм бил­дә­мәдә ярты кило ит, ә калганы билгесез катнашма булырга мөмкин.

Билгеле булганча, терлек суелганнан соң, ит түшкәсен күпмедер вакыт асып тоталар. Берничә тәүлектән соң түшкәдәге каннар саркып бетә, мускуллары йомшарып ит тагын да тәмләнә.

Ләкин ит комбинатларында болай эшләп вакланмыйлар. Киресенчә, сатып алучының күзен кыздырсын өчен итне химик эретмәләр белән кабарталар. һәм без организмга файдасыз эретмә өчен акча түлибез.

Җитештерүчеләр кайчагында “шприцлау” бе­лән шулкадәр мавыгып китә­ләр ки, бер центнерлы тере чучка, сугымнан соң, каны аккач, эч-баш­ларын алгач 110 килограммга әйләнә. Асылда хәзер чиста, ягъни химиясез ит табуы кыен. Бары тик авылда, терлекне үзенә дип үстергәннәр генә чын ит ашыйдыр. Кибеттәге, базардагы итләр төрле микъдарда каррагин, камедью ише матдәләр белән кабартылган була. Эретмәнең микъдары итнең структурасына карап билгеләнә.

Сыер ите тыгыз җепселләрдән торганга күрә, эретмәләр ярдәмендә аның авырлыгын 80 процентка кадәр арттырырга мөмкин. Дуңгыз итен 50, кош итләрен 40 процентка кадәр кабарталар.
Җитештерүчеләрнең раславынча, алар куллана торган химик эретмәләрнең кеше организмына зыяны юк, бары тик итне йомшарта һәм товар йөзен генә сакларга ярдәм итә, имеш.


Чын итне каян сатып алырга соң? Авылданмы? Хәзер анда да терлекләр тиз үссен өчен төрле гормоннар кулланырга тәмам остардылар. Бәлки сыйфатлы ит ашыйсың килсә, авылдагы әти-бабайлар янына ешрак кайтырга яки шунда яшәүче намуслы туганнарны эзләргә кирәктер.


“Записка профана”.

http://tatyash.ru/index.php?issue=12365&file=152.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X