Кер юу машинасыннан ис килсә нишләргә?
Яңа гына сатып алынган кер юу машинасыннан да ят ис килергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле.
Кер юылып беткәннән соң, аның ишеген ябып калдырырга ярамый, чөнки барабан һәм эчендәге башка өлешләре кибеп өлгерми.
Кер юу порошогын артык күп салу һәм юыласы керләрне машина барабанында җыеп бару нәтиҗәсендә дә ис барлыкка килә.
Истән котылу өчен, машинаны буш килеш әйләндереп алырга кирәк. Лимон кислотасы яки сода да салырга була. Махсус көнкүреш химиясен куллану дөресрәк.
Савыт-саба юа торган машинага салынган таблетка һәм берәр ак киемне салып, машинаны бер кат әйләндереп алсагыз була.
http://tuganaylar.ru/news/torledan-torle/ker-iuu-masinasynnan-is-kilsa
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев