Татарстанда ноябрь аенда нормадан бер градуска җылырак булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ноябрь аенда нормадан бер градуска җылырак булачак

Ноябрь ае - көзнең соңгы ае.

Татарстанда ноябрьдә уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Тулаем республика өчен көзнең соңгы аенда климат нормасы -2,7 градуска, ә Казан өчен -2,5 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура -1,7 һәм -1,5 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта явым-төшем күләме күпьеллык уртача явым-төшемгә якын булыр дип фаразлана. Ноябрь өчен ул төбәк буенча 38 миллиметрга һәм аның башкаласы буенча 45 миллиметрга тигез булачак.

 


Нет комментариев