Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кукурузда… алтын бар!

Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, кукурузда организм өчен мөһим булган бөтен төр витаминнар һәм микроэлементлар да бар.

 

Аның составында В, РР, К һәм Е витаминнары, тимер, цинк, калий, аз күләмдә натрий бар. Кукуруз составындагы фосфор баш мие эшчәнлеген, теш һәм сөякләрне ныгыта, нерв системасын көйли. Ә иң мөһиме — кукуруз составында тиз үзләштерелүче һәм нервларны тынычландыручы алтын бар.

Кукуруз клетчаткага да бай. Ул эчәклекне чистартып кына калмыйча, организмдагы яман шеш китереп чыгаручы калдыкларны да чыгара.


Кукурузга алтынсу төс бирүче каротиноид шулай ук яман шешкә каршы көрәшә. Кукуруз кисәкләре кандагы холестеринны киметә. Кукуруз ризыклары атеросклерозны кисәтә.
Дөрес тукланган карт кешенең күзе яхшы күрә, дип белдерә диетологлар. Сары пигментлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр күз күремен сакларга ярдәм итә. Сары кукуруз чәкән­нәре, кишер, кабак һәм әфлисун кебек үк, күз өчен бик файдалы. Тик дәва­лану өчен яшь, сөтле чәкәннәрне сайларга кирәк. Артык картаеп киткән кукурузны организм бик авыр эшкәртә.


Ә кукуруз, боткалар, ипи, яшелчә, кузаклылар составындагы катлаулы углеводлар нигездә крахмалдан тора. Алар ашказанына эләккәч, әкрен таркала һәм баш мие күзәнәкләре тиешенчә туенып өлгерә.


Кукуруз маенда гомерне озайтучы Е витамины күп. Кремнарга юкка гына кукуруз мае кушмыйлар. Ул тиренең сыгылмалылыгын, саклану үзлеген арттыра.


Чәкәнне чорнап алган “чәч”ләрне халык медицинасында бәвел һәм үт суы кудыручы, кан агуны туктатучы буларак кулланалар. “Чәч”ләрне кукуруз өлгереп җиткәнче җыеп, ачык һавада киптерәләр.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru/

http://maydan.tatar/kukuruzda-altyn-bar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев