Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күзләр — күңел көзгесе

Компьютер каршында озак утыручылар күзләре турында аеруча кайгыртырга тиеш

 

Көн дәвамында күзләрдәге киеренкелекне һәм аруны бетерүче күнегүләр ясау мөһим.

* Күзләрегезне еш-еш ачып йомыгыз.
* Башта — алга, аннары бераз вакыт түшәмгә карагыз.
* Беразга тоткарлангач, күз карашыгызны идәнгә күчерегез һәм тагын бераз карап торыгыз. Башыгызны хәрәкәтләндермәгез.
* Башыгызны бормыйча, башта — сулга, аннары уңга карагыз.
* Сәгать йөреше уңаена һәм каршы якка таба күзлә­регезне әйләндерегез.
* Алга карагыз. Күз карашыгыз белән аркылыга “сигезле” рәсемен ясагыз. Күнегүне — әле бер, әле икенче якка берничә тапкыр кабатлагыз.
* Каләм тотып, кулыгызны күз биеклегендә алга сузыгыз һәм каләмгә карагыз. Кулыгызны акрын гына башта — уңга, аннары сулга күчерегез, шул вакытта каләмнән карашыгызны алмагыз.
* Тәрәзә янына килеп, еракка карагыз, ә аннары карашыгызны борын очына күчерегез. Күнегүне берничә тапкыр кабатлагыз.
* Күзләрегезне берничә тапкыр бик нык кысыгыз һәм барлык киеренкелекне бетерегез дә 20-30 секунд күзләрегезне йомып утырыгыз.

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/kzlr-kel-kzgese

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев