Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыларга китап укуның файдасы турында

Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның бер чарасы — китап уку. 

1.    Китап уку — сүз запасын арттыра:
Укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез, һәм алга таба аларны куллана алабыз.


2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә:
Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.


3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра:
Әңгәмә барышында күп белүебезне сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.


4. Уку стрессны киметә:
Стресс — һәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.


5. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта:
Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез, хәтерне эшкә җигәбез. 


6. Китап уку Альтцгеймер авыруыннан саклый


7. Китап уку картаймаска ярдәм итә:
Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән. 


8. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә:
Китаплар  илһам һәм идея чыганагы булырга мөмкин.


9. Китап уку йокыны яхшырта:
Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк. 


10. Китап уку фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә:
Укыган вакытта башка вак-төякләргә игътибар итмәскә тырышып укыйсың, бу осталык башка эшләр башкарганда да кирәк була.
 

язма интернеттан алынды

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев